Предыдущая публикация
Һәркемгә дә тигез бүленмәгән язмыш–
Уза гомер, үткәннәрдә күпме ялгыш,
Кисәк югалтулар, көтелмәгән сагыш.
Якты хатирәләр хәтер капчыгында–
Тора-тора кайтам яшьлегемә барып.
Качып булмый уйларымнан бер кая да–
Һич туктамый мизгел, гел торалар агып.
Эзсез узмый бу дөньяда бер гамәл дә–
Куелган ул язмыш дәфтәренә язып.
Кай гамәлләр бимазалап үкендерә–
Ялгыз төндә вөҗдан газабына салып.
Тик үзгәртеп булмас инде узганнарны–
Өмет баглап, киләчәккә генә карап,
Хәерлесен юрап бары алга барыш.
Илшат Сибагатов
#укы
#шигырь
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 6