▪Үз анаң бавырсак,, үги анаң - сарымсак.
▪Атасыз бала ятим түгел, анасыз бала ятим
▪Әни куены туннан җылырак.
▪Әни җылысы - кояш җылысы.
▪Ата-анасын тыңлаган адәм булган, тыңламаган әрәм булган.
▪Агачына күрә алмасы, анасына күрә баласы.
▪Ана күңеле балада, бала күңеле далада.
▪Ана сөтө белән кермәгән - тана сөте белән керми.
▪Ата-анасына кадер күрсәтмәгән - үзе дә изгелек күрмәс.
▪Баланың гаеебе - ата-ананыкы
▪Дөнъяда ата-анадан башка барнәрсә дә табыла.
▪Ачтан үлсәң дә, ата-анаңны ташлама.
▪Атаны күреп ул үҫәр, анасын күреп кыз үсәр.
▪Әни булмый әниең кадерен белмәссең.
▪Бала өчен ананың йөрәге, атаның беләге сызлар.
▪Эшләгәнең атаң белән анаң өчен булса, өйрәнгәнең үзең өчен.
▪Җәннәт әниләрнең аяк астында.
▪Кызны әнисе сакласын, улны - атасы.
▪Кыз кызлы булмас, ана кадерен белмәсә,
Ул уллы булмас, ата кадерен белмәсә.
▪Атасыз ятим - туйда ятим, анасыз ятим - көн дә ятим.
▪Ата байлыгы улга йокмас, ана байлыгы кызга йокмас.
▪Ата сүзен тотмаган, ана сүзе йокмаган - яуга чабыр ир булмас.
▪Ата-анадан качкан - яманлык белән күзен ачкан.
▪Ата-ана - алтын сөяк.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев