Аяк, куллар сызлый кич яткач,
Тоне буе йоклый алмый ятам,
Торасылар килми тан аткач
Бала-чага кебек тискэремен,
Юктан гына кунел сурелэ,
Яшь чактагы жинел генэ эшлэр,
Эллэ ничек, авыр куренэ,
Козге белэн дуслык куптэн бетте,
Сырлы мангай, чэчлэр агарган,
Ак бантиклы кызны курмим анда,
Чая, матур сылу югалган...
Менэ шулай килэ икэн картлык,
Кабул итен, имза куегыз!
Нэрсэ курэчэген кемнэр белэ,
Бар нэрсэгэ эзер торыгыз.
Килсен эйдэ, ботен кешегэ дэ,
Насыйп тугел аны курергэ,
Хэр мизгелне кабул итэ белеп,
Кадерлэрен кирэк белергэ.
Ризамын мин, эгэр оныкларым,
Кочып битлэремнэн упсэлэр,
Балаларым, - эни, бирешмэ, дип,
Чэчлэремнэн сыйпап утсэлэр.
Туганнарым хэл сорашып торса,
Дуслар булса серен сойлэрлек,
Янэшэмдэ ярым йореп торса,
Эл(е) дэ син бар янда диярлек.
Тэн сызлауга бэлки тузеп булыр,
Аек акыллардан яздырма,
Бар телэгем, гомер козлэремдэ,
Берук ялгызымны калдырма.
Зилэ Валиева.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 17