Предыдущая публикация
Туган ягым -яшел бишек,диеп
Җырлана җырларда да.
Шушы сүзләр язылганнар.
Нәкъ безнең Камышлыга.
Сөн елгасы ага ашыкмыйча,
Дулкыннарын кагып ярларга.
Өздереп тә сандугачлар сайрый.
Тирәкләргә кунып таңнарда.
Каршы ала сине "Кала "тауы.
Кайтып килсәң ерак җирләрдән.
Чишмәләре ага көмеш сулы.
Дава булып бик күп чирләрдән.
Кирәк түгел чиксез чүлләр,
Кара дигез, ерак илләре.
Якын миңа төнбоеклы күле.
Тугайлары,әрем исләре.
Урманына керсәң рәхәт һава.
Бездә генә шундый хозурлык!
Сылу каен, юкә,имәннәре.
Пальмаларга каршы торырлык!
(с)СанияГарифуллина
#стихи_Сания_Гарифуллина.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 57
Туган як ул безнең әни кебек.
Назлап тора һвман иркәли.
Хөрмәт иткән якташларым бар да.
Миңа башка бүләк кирәкми.