Предыдущая публикация
Атлап киләм авыл урамыннан.
Шыгыр-шыгыр килә яңа кар.
Җил,буранлы салкын кышның.
Могҗизалы .сихри көче бар!
Камышлының зифа каеннары.
Ак шәлләргә инде төренгән.
Сөн буенда бөдрә таллар.
Бүген бигерәк купшы киенгән.
Карлар кунган кызыл миләшләре
Сокланмыйча ничек түзәсең?
Рәхмәт әйтеп сердәшеңә.
Туң җимешен аның өзәсең.
Тау өстендә төз имәннәр.
Үз хәбәрен сөйли җилләргә.
Ничә еллар басып тора алар,
Иминлекләр теләп илләргә.
Көтеп алам серле бураннарны.
Куанамын ап-ак карларга.
Сөенәмен күктә тулган айга.
Шатлык белән туган таңнарга!
(с)СанияГарифуллина
#стихи_Сания_Гарифуллина
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 40
бай шигырь салкын кышнын,
серлелеген ,соклангыч гузэллеген ,сафлыгын бик
Оста сурэтли.Булдыргансыз ,
эфарин!