Әлеге чарада Оренбург өлкәсе районнарыннан 70тән артык вәкил, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм мәгариф үсеше институты вәкилләре катнашты. Семинар Оренбург татар милли-мәдәни автономиясе, «Оренбург өлкәсе мәгарифен үстерүнең төбәк үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылды. Сәламләү сүзе белән район башлыгы Сергей Анатольевич Немков, Оренбург өлкәсе закон чыгару җыелышы депутаты Дәүләтов Илдус Ядкәр улы, "Оренбург өлкәсе мәгарифен үстерүнең төбәк үзәге" дәүләт бюджет учреждениесе директоры Тамбовцева Марина Александровна, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының төбәкара хезмәттәшлек секторы мөдире Мусина Гөлия Фәргать кызы чыгыш ясадылар..
Семинар барышында 2 һәм 3 сыйныфларда әдәби уку буенча ачык дәресләр (укытучылары Гыйматдинова Рафилә Фәсих кызы, Насыйрова Сәгъданә Ядкар кызы) һәм 6 нчы сыйныфта туган әдәбият дәресе (укытучысы Сәлимова Гөлчәчәк Әнас кызы) үткәрелде.
Кунаклар «Милли мәдәни традицияләрне саклау» мәктәп проектын гамәлгә ашыру кысаларында әзерләнгән «Телетапшырулар татар телендә» класстан тыш чарасында булдылар (укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Хәмидуллина Л.Д.).
Семинарда катнашучылар дәресләр һәм тәрбия чарасы уздыруның иң югары методик дәрәҗәсен билгеләп үттеләр, педагогларның һөнәри осталыгына соклануларын белдерделәр. Һәр катнашучының мәктәп директоры Р.З. Кагарманова җитәкчелегендә семинарны оештыру дәрәҗәсеннән иң яхшы тәэсирләре калды.
"Мәктәпнең зур коллективының эшкә сәләтлелеге, оешканлыгы, максатчанлыгы, бергәләшеп иң катлаулы бурычларны хәл итә белүе сокландыра. Сезнең мәктәп ел саен төбәкара олимпиадаларда, конференцияләрдә һәм бөтенроссия дәрәҗәсендәге башка чараларда призлы урыннар алып торуы гаҗәп түгел», - дип, узган чара нәтиҗәләре буенча тәэсирләре белән уртаклаштылар кунаклар.
Дәрес нәтиҗәләре һәм мастер-класслар үткәрелгәннән соң, татар телен укытуның актуаль мәсьәләләре буенча һәм аны Оренбург өлкәсе һәм Татарстан Республикасы мәктәпләрендә методик озата барылу турында түгәрәк өстәл уздырылды . Анда Казан Федераль университетының татар тел белеме кафедрасы доценты, татар теле дәреслекләре авторы Сагдиева Рамилә Камил кызы, Татарстан Республикасы Мәгариф үсеше институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы хезмәткәре Фатыйхова Рузилә Фирдәвес кызы, Казан шәһәре Мәскәү районы «Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе директоры Гайнуллин Рамил Рәшит улы, Оренбург өлкәсе мәктәпләреннән татар теле укытучылары һәм милли мәгариф үзәгенең нигез учреждениесе директоры чыгыш ясадылар.
Халыкның милли үзаңын билгеләүче иң бөек кыйммәт буларак туган телне саклап калуның әһәмияте, гаиләнең һәм мәктәпнең туган телгә хөрмәт һәм ярату формалаштырудагы роле турында тирән сөйләшү булды.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев