Предыдущая публикация
Яннарыма килсәң,
Рәхәтләнеп көлсәң,
Карашыңда кояш чагыла.
Аяз минем күңел,
Берни кирәк түгел,
Син бәхетле булган чагында.
Тормыш җилләреннән,
Кеше телләреннән,
Ышан, балам, сине яклармын!
Синең барган эздән,
Һәр адымың күзләп,
Җаным белән янәш атлармын!
Дөнья беткән кебек,
Кояш сүнгән кебек,
Сагышлансаң әгәр, багалмам!
Син дип яна йөрәк,
Синдәй бала – сирәк,
Тик бәхетле генә бул, балам.
Тормыш җилләреннән,
Кеше телләреннән,
Ышан, балам, сине яклармын!
Синең барган эздән,
Һәр адымың күзләп,
Җаным белән сине саклармын!
Флёра Шарипова
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев