***
Күпме генә бәргәләнсә дә, Камилә кызын таба алмады. Кайларга гына бармадылар, кайлардан гына эзләмәделәр. Юк Сылу исемле кыз, беркайда юк! Мәктәпкә укырга бармыйча, урамда ялгыз каңгырап йөргән баланы беркем күрмиме икән?.. Ана шулай дип үрсәләнде. Элек үзе күрә идеме? Шулай ул... Үз башыңа төшкәч кенә аңлыйсың бар нәрсәне...
Камилә, Гадел белән бергә барып, кайчандыр үзләре яшәгән йортны сатып кайтты. Бу йортта башкача яши алмаслыгын аңлады Камилә, барысын да калдырды, бары тик кызының әйберләрен генә алды. Күңелендә сагыш, башында бер бетмәс уй... Кызын тапмый торып, боларның берсе дә бетмәячәк... “Бергә яшик”, – дигән иде Гадел, аңа да риза булмады. “Баламны тапмый торып, мин тормышыма беркемне дә кертмим. Гафу ит, әлегә берни дә әйтә алмыйм”, – дип тәкъдимне кире какты.
Сату-алу эшләрен бетереп кире кайтканда, вагоннар буенча соранып йөргән үсмерне күреп алды Камилә. Аның Сылуы да шулай хәер сорашадыр... Ана кешенең йөрәгенә ук кадалды, йөрәгендә, мәңге төзәлмәслек, тагын бер яра уелды. “Гадел, чакыр әле шул малайны безнең янга”, – дип үтенде дә, сумкасыннан азык-төлек салган пакетны чыгарды. Бүген Сылуының туган көне, бергә булсалар, зур бәйрәм ясап билгеләп үткән булырлар иде. Шушы малайның тамагын туйдырсын әле. Бәлки кайдадыр аның кызы да шулай каңгырап йөридер...
Гадел малайны үзләре янына чакырды.
– Апа, акча бирәсезме әллә? – дип малай кулын сузгач,
Камиләгә уңайсыз булып китте.
Сумкасындагы акча янчыгын чыгарганын, малайга акча сузганын тоймый да калды.
Гадел исә:
– Син нигә теләнеп йөрисең? Әти-әниең кайда? Ничә яшь сиңа? Үзең белән берәр документың бармы? – дип тезеп китте.
Малай иске киемнәрдән булса да, аннан ниндидер эчке бер көч бөркелеп тора иде. Бөдрә чәчле, сөйләшүе тәртипле, үзен горур тота... Гади кеше баласы түгелдер бу. Камиләне ниндидер сәер бер хис биләп алды.
Ә малай тыныч кына:
– Бер кешене үлемнән коткарасым бар... Әти белән әни ... Алар күктән төшмәделәр, шунда калдылар... Миңа унөч яшь... Бер документым да юк, – дип Гаделнең соравына җавап биреп тә куйды.
Камилә Гаделгә шелтәле караш ташлады. Уңайсызланган Гадел тамагын кырып, берничә тапкыр бармаклары белән кыска кара чәчләрен артка таба тарады.
– Кем инде ул “бер кеше”?
– Ну... бер кыз инде...
Камилә талпынып куйды, менә хәзер ул малай кызының исемен атар дип уйлаудан йөрәге ярсып типте. Тик...
– Аза исемле...
– Чегән кызымы әллә?
– Белмим, мин аны бер генә тапкыр күрдем. Исемен генә әйтте дә, егылды. Ну... в смысле... Аңын җуйды...
– Туктале, менә шушы урыннан яңадан кешечә сөйлә әле. Син ничек бер генә тапкыр күргән, кем икәнен дә белмәгән кызны коткарыр өчен акча җыясың? Кемнән коткарасың аны?
Малай ашыкмый гына Азаны ничек күрүен, “бер сукырдан” коткарып калуын, үзе торган җиргә алып кайтырга җыенганда кызның аңын җуеп егылуын сөйләп бирде.
– Мин аның белән берничә минут кына сөйләштем... Аның турында берни белмим... Нигә ярдәм итәмме? Без барыбыз да адәм балалары бит, бер кояш астында йөрибез. Ул да минем кебек ятимдер, хәзер больницада аңсыз ята, эзләүче, янына килүче юк. Эт белән йоклаган булган ахры... Эт баласында кешегә күчә торган паразит бар. Аны бөтен кеше белми. Менә шул эчкә үтеп керсә, канны зарарлый. Азаның канын алыштырасы була, диделәр... Хәзер дуслар белән акча җыябыз, аңа ярдәм кирәк. Ярый, мин китим инде. Хәзер тукталыш була, обратно утырып китәм. Башка вакытта болай ерак китми идем, бүген нигәдер монда кадәр килдем... Үзем дә аңламыйм...
Камилә белән Гадел малайны перронга кадәр озата чыктылар. Күчтәнәчле пакет та малай кулына күчте. Камилә күз чите белән генә Гаделнең үсмергә визиткасын калдырганын күреп алды. Кем белә, бәлки нәкъ менә шушы малай аларның кызлары табылуга сәбәпче булыр? Янә өмет... Бәлки...
Шушы “бәлки”ләр күпме булды инде. Алар Камиләгә көч биреп, өметен үстереп тордылар. “Бәлки”нең икенче кеше икәнен белгәч, йөрәк авыртуына чыдый алмаслык булып өметсезлек өстәлә... Фаягөл түти белән Гадел көч биреп тормаса, Камилә әллә кайчан сынган булыр иде. Әле ярый алар бар. Үзе генә калганда ирен сүгә, машинаны ул кадәр кумаса, бу хәлләрнең берсе дә булмас иде бит... Бу хәсрәтләр эчендә үзен яндырып яшәмәс иде Камилә.
Фаягөл түти Дамирны тиешенчә озату хәстәрен күргән булып чыкты. Яртылаш янган документларын да җыештырып куйган. Кем кушкан инде аңа?! Гомерендә бер күргән, аңсыз яткан Камилә өчен эшләгән бит ул аларның барысын да. Юк, яхшы кешеләр бик күп бу җирдә. Аларны без күрмибез генә... Кара син теге малайны... Бер күргән, кем икәнен дә белмәгән бала өчен акча җыя! Нинди олы йөрәкле егет! Үзенә кием, тәмле ризык алырга дип түгел, чит кешегә ярдәм итәргә акча җыя!
* * *
Палатада аңсыз яткан авыру янында беркем юк. Кояш нурлары гына яртылаш ачылган пәрдәләр арасыннан үтеп кереп, авыруның битен иркәли. Әллә җылытырга тели, әллә уятырга...
Менә палата ишеге ачылды. Чиләк белән швабра тоткан идән юучы кереп, бала караваты янында тукталды.
– Әй бала! Ач инде күзеңне, әнә, Гүшә дустың килгән. Күзеңне ачкач, аңа рәхмәт әйтерсең, ул булмаса, әллә кайчан китә идең инде... Кемнең газиз баласы син? Яныңда бер кәгазь юк, әле ярый дустың булган. Әнә, үзе дә кереп килә... Әйдә, улым, күзен ачмый әле бу бала һаман, сөйләш әле үзе белән, монда шулай итеп хәйран авыр хәлдәге кешеләрне дә аякка бастыручылар булды. Нәрсә сөйлисең килсә, шуны сөйлә... Кайт диген, сине көтәбез, диген. Әтиең белән әниеңне күрдем, алар сине эзлиләр, дигән бул. Изге эш өчен бераз алдау да ярый. Син аны бер тапкыр коткарып калгансың бит инде, синең тавышны ишетми калмас... Инде канын чистартып бетерделәр, нигә күзен ачмый икән бу бала?..
Идән юучы шулай сөйләнеп, эшен тәмамлап чыгып китте. Гоша Аза янына килеп утырды, бераз карап торгач, ихтыярсыздан бәреп чыккан күз яшен сөртеп алды. Егет кешегә елау килешмәгәнен белә ул. Чыгалар бит! Монда кеше юк, чыксыннар, әйдә... Аза кызганыч. Нинди матур кыз...
– Сәлам, Аза... Ни... Мин тагын килдем әле... Ну... Мин сине никогда не брошу, даю слово... Матурланып киткәнсең әле син... Кхм... Без дуслар белән куда-нибудь, дальше от этих мест китәрбез дигән идек. Себер ягына... Анда акча эшләп була, диләр... Мондый хәл килеп чыкты бит... Сине калдырып китмим мин... борчылма, яме... Тереләсең син... Дусларым белән бу юлы да бик күп акча җыеп алып кайттык... Безнең күк югалганнар күп икән ул, Аза! Бер апа белән абыйны күрдем поездда, алар да югалган кызларын эзли. Исеме... Кара, истән чыккан да... Бик матур исем иде... Үзләренекен дә... Тукта, хәзер әйтәм, теге абый визиткасын калдырган иде бит...
Малай күпме генә актарынса да, эзләгән әйберсен тапмады.
– Ну вот! Төшеп калган... Кесә тишек булган икән... Жалко...
Бераз дәшми генә карап утыргач, малайның йөзе яктырып китте. Сөенечле хәбәре бар икән.
– Аза, моннан соң мин төнлә дә кайтып китмим инде, баш врач синең палатада кунарга рөхсәт бирде, – дип шатлыгын уртаклашты.
Бу рөхсәт өчен көн дә больница территориясен җыештырачагын әйтеп тормаска булды. Җыештырса, ни була? Егет кеше лә ул, себерке тотып асфальт җир себермәскә! Аза өчен таш кисәргә дә риза ул, тизрәк савыксын иде әле...
Гоша, күңелсезләнеп, дәшми генә Азага карап утырды. Уң кашында миңе бар икән... Погоди, погоди! Теге апа: “Кызымның уң кашында миң бар”, – диде түгелме? Ничек иде соң исеме? Саша? Соня? Юк, хәтерендә калмаган. Бәлки Аза исемен үзгәртеп әйткәндер... Ул үзе дә Гоша түгел бит... Әмир... Ташларга кирәк булыр кушаматын... Үзе кебек урамда калган малайлар кушкан исем белән күпме йөрергә була? Өч ел инде аның “югалганына”. Әтисе белән әнисе самолетта очарга уйламасалар , әле дә исән булырлар иде. “Поезд белән кайтабыз, билетлар алдык”, – дип телеграмма суктылар, ә үзләре самолет белән кайтырга уйлаганнар... Самолетлары егылып төшкән... Туганнар аларның фатирын бүлешә башладылар да, Әмирне детдомга “олактырдылар”. Анда түзә алмады, ике айдан соң бер малайга ияреп Әмир дә качты. Шул елдан бирле ничә тапкыр тоттылар, ябып куйдылар, ә ул һаман кача. Детдомның ни икәнен белгәнгә күрә, Азаны ташламаячак ул. Егет сүзе бер булыр! Малайның күзеннән тыелгысыз рәвештә күз яше акты. Ач инде күзеңне, Аза! Әмир кисәк кенә кызның кулыннан тотты. Кызның мамыктай җиңел, ак куллары “дерт” итеп китте...
* * *
Аза бик озак терелде. Күзен ачкач, каршысында утырган Әмир-Гошаны танымыйча аптыратты. Егет Аза белән яңадан танышырга мәҗбүр булды. “Әмир, исемең матур икән”, – диде Аза. Врачлар: “Дарулар, уколлар, наркоз нәтиҗәсе, бераздан хәтере кайтыр”, – дип юатса да, тиз генә булмады әле ул. Әмиргә кызны кашыклап ашатырга, яңадан йөрергә өйрәтергә туры килде. Больница тирәсендәге бетмәс-төкәнмәс вак эшләрдән соң арыса да, зарланмады. Аза тиз арада аякка басса, бу дару исе килеп торган йорттан китәрләр иде.
Кыш карлы-буранлы булды. Көн саен кар көрәгән Әмирнең мускуллары ныгыды, үзенә ир-егет төсе керде, ашау начар түгел иде, тәненә ит кунды. Яз якынлашканын өзелеп көткән Әмир белән Аза язмышларының аларга алда ни әзерләп куюын белмиләр иде әле.
Яз иртә килде. Инде Әмир чын-чынлап больницадан китү турында хыяллана башлады. Чыш-пыш сөйләшүләренә караганда, аларның икесенең дә ятим булуларын каядыр хәбәр итәргә җыеналар бугай. Баш врач Әмирне кабинетына чакыртып, озаклап сөйләшеп утырды. Аның тел төбен шундук аңлады малай, Аза белән икесенә дә детдомга путевка әзерлиләр. Монда ятып булмас дип, Әмир Азаның моңарчы палатадагы карават астында тузан җыеп яткан рюкзагын ачып карады. Рюкзактан курчак, бер-ике күлмәк, рәсем ясый торган карандашлар коелды. Рюкзакны күреп сискәнеп китте кыз. Аны кулына алып, әйләндерә-әйләндерә карады.
Кинәт кычкырып җибәрде:
– Әмир, бу минеке бугай!
Йөзе ап-ак булган Азаны күреп, Әмир рюкзакны кызның кулыннан алды, эчен, һәр җөен тикшерде. Тегелгән урыннарны сүттеләр, рюкзак эчендәге бар байлыкны караватка таратып салдылар. “Тайниктагы” хатны, курчак күлмәгенә чигелгән исемне дә укыдылар. Тик Аза берни дә аңламады. Аңа бу алтыннар кайдан килгән?
– Аза, бу рюкзак синеке булса, синең исемең Сылу! Әниеңнеке Камилә, әтиеңнеке Дамир. Кызык, фамилияң Иванова... Менә, синең свидетельство о рождении.
Кыз бала кулына яшел кәгазьне алды, аны берничә кат әйләндереп карады. Нидер хәтерләргә тырышкандай, күзләрен йомып, башын артка ташлады. Әби... Кинәт кызның башы бик каты авырта башлады, колагына “Бу дүкәминне сакла, югалтма” дигән тавыш ишетелде. Кем ул әби? Берни дә хәтерләми... хәтерләми... Рюкзагында күпме акча булган! Ә ул ач йөрде, туңды... Бу алтыннар каян килгән аңа? Тугыз яшьлек бала өчен бик авыр сораулар иде бу. Камилә... Таныш исем кебек...Камилә... Аза курчакны күкрәгенә кысып кочаклап тынып калды.
* * *
Камиләнең кызын янына кертеп салдылар. Ул баланың мес-мес килеп йоклап ятуыннан Камиләнең башы әйләнде, күңелен рәхәт бер хис биләп алды. “Кызым, кызым... кызым син минем”, – дип пышылдап, баласын сөйде. Бар гәүдәсен назлап, тикшереп чыкты. “Шөкер, сау-сәламәт икәнсең, дөньяга килүең белән котлыйм сине, балам!” – дип пеленкасыннан кат-кат үпте. Күпме яратсаң да, яратып туймаслык бу яшь баланың исе... Берни белән дә чагыштырып булмый аны. Бала исе – бөтенләй икенче, хуш ис. Ул – яшәү, яңа тормыш, синең дәвамыңның исе... Бу исне татымаган хатын-кыз беркайчан да бәхетле булмастыр...
Камиләнең башыннан шул уйлар йөгереп үтте. Кинәт ул сискәнеп, башын күтәрде. Нәрсә булды? Бүген ничәсе әле? Бүген бит... Ничек хәтереннән чыгып китте әле?! Камилә уңайсызланып куйды. Бүген аның Сылуының туган көне... Тагын бер ел үтеп китте... Нинди зур бәйрәм булыр иде. Менә нинди бүләк ясаган булыр иде Камилә олы кызына, сеңел алып кайтты аңа! Тик... күпме эзләсәләр дә, таба алмыйлар бит әле апа кешене. Бөтен милиция бүлекләрендә тиешле мәгълүмат бар, барысы да барысыннан да хәбәрдар. Әмма бала табылмый. Хәер җыючыларның хуҗаларын дер селкеттеләр, алар исә җилкәләрен сикертеп: “Бездә сезнең кыз юк!” – диләр. Балалар йортларының һәр почмагын диярлек айкадылар. Тәрбиягә бала алган гаиләләргә дә тынычлык булмады, әле берсе, әле икенчесе килеп, сораулар биреп йөдәтте... Юк Сылу! “Исән түгелдер”, – диләр... Камилә кызының исән булмавына ышанырга да теләми. Ул хакта уйлыйсы да килми, Сылуы исән аның, исән! Ана йөрәге тоя бит ул, бик ерактан да... Кайчан булса да күрешерләр, эзләр, таба алмаса да эзләр...
Камиләнең хәлен тоеп, аңлап яшәгән Гадел кушылуларын тизләтте. Камилә: “Сылу кайткач”, – дип сузмакчы иде, Гадел: “Сылуны бергә каршылыйк”, – дип сүзендә нык торды. Әллә Камиләнең күңелен күрергә тели, әллә үзе дә ышана, Гадел: “Сылу табылачак, аны без таба алмасак та, ул безне үзе табачак”, – дип кабатлап тора. Озак бит инде, бик озак... Камиләнең йөрәге тетелеп беткән иде инде, әле ярый бала туды. Әле ярый Гадел очрады, аны тормышка, яшәүгә кире кайтарды. “Сылуым, синнән башка яшәвем өчен кичер мине... Рәнҗемә миңа, балам... Мин сине көтәм, кайт!” – дип пышылдады Камилә, борынын нәни төргәккә терәп. Пеленка эчендәге җан иясе боргаланды, ниндидер аваз чыгарды. “Нәрсә, балам? Табыла дисеңме? Авызыңа бал да май, кызым!” Камиләгә каяндыр көч иңде. Өмет яшәтә кешене, хыял да, мәхәббәт тә түгел, өмет!
***
Бер бәхетсез гел бәхетсез була, диләр, Әмир белән Аза рюкзак белән мәш килгән вакытта больницага опека вәкилләре килеп җиткән икән. Баш врач чакырткан, Әмирне дә үзләре янына киңәшмәгә дәштеләр. Моның ни белән бетәчәген аңлаган Әмир палата ишегенә урындык аягын кыстырып куйды да: “Безне алырга килгәннәр. Мин детдомга бармыйм, качам. Минем белән качасыңмы?” – дип Азаны да үзе белән әйдәде.
Палата ишеген шакыдылар. Ишек тоткасына кыстырып куелган урындык озак чыдамаячак иде. Әмир җәһәт кенә икесенең дә рюкзагын тутырып куйган иде инде, иңнәренә элделәр дә, тәрәзә аша чыгып, кеше аягы басмаган яктан урманга таба йөгерделәр. Кемдер больницаның чүбен яга башлаган, куе төтен урман ягына таба юл алган, балалар өчен бу бик уңай булды. Битләрен каты үлән сыдырып бетергән ике бала хәлдән тайганчы йөгерделәр.
Ниһаять, якында гына поезд кычкырткан тавыш ишетелде. “Юк, мин башка бара алмыйм, хәлем бетте”, – дип, Аза яшел үлән өстенә аугач, Әмир дә аның янына тәгәрәде. Әмма әлсерәшеп яткан ике балага тынычлап ятарга насыйп булмады, кемнеңдер: “Ә, менә кайда икән алар!” – дип дәшкән тавышына сикерешеп тордылар.
– Йөгердек!
Әмир Азаның җиңеннән тотып алга әйдәде.
Арттан кемнеңдер:
– Әй туктагыз! Мин шаярдым гына бит, – дип кычкырган, әче итеп сызгырган тавышы ишетелде.
Нинди туктау?! Җилдән җитез Әмир Азаны “канатларына утыртып” очып китте. Кайдан килә диген аңа шуның кадәр көч?
– Әнә, поезд кузгалып маташа, сикерә аласыңмы? – дип Азага карады Әмир. – Курыкма, үзем булышам.
– Кая бара соң ул?
– Анысы мөһим түгел хәзер. Кая булса да китәргә кирәк.
Уйлап торырга вакыт юк иде, Әмирнең ышанычлы булуын тойган кыз бала, курыкса да, сиздермәде. Бер мизгелгә тукталып калган поездның ниндидер тимеренә ябышты. Әллә Әмир артыннан этеп җибәрде, әллә кемдер аны кулыннан өскә тартып алды. Кыз куркудан күзләрен чытырдатып йомган иде, аягы каты җиргә баскач, Әмирнең тавышы ишетелгәч кенә күзен ачты...
Аларга кул сузып ярдәм итүче проводник егет мәрхәмәтле кеше булып чыкты. Балаларны үз бүлмәсенә яшерен генә кертте, кайнар чәй белән сыйлады. Бер кат яңа утырган пассажирларның гозерләрен үтәп килгәч, балалардан барысын да сөйләтте.
– Менә нәрсә, балалар, хәзер сез йоклагыз, иртән берәр нәрсә уйларбыз.
– Ә сез безне сатмассызмы? Безгә детдомга эләгергә ярамый бит, абый!
“Абый” дигәнең яшь кенә егет иде, күзләрен тутырып карап торган балаларга ни дияргә белмәде. Иртән милициягә тапшырырга уйлаган иде бит ул аларны. Кара син аларның күз карашларын! Боларга ничек ярдәм итми каласың?
– Тыныч булыгыз, сүз бирәм, беркемгә бер сүз әйтмәм, мин сезгә ярдәм итәргә тырышырмын. Ә хәзер ял итегез, купедан чыкмагыз, кычкырып сөйләшмәгез, сезнең монда икәнлегегезне беркем дә белергә тиеш түгел. Аңладыгызмы? – дип Әмиргә кул сузды проводник егет.
Балалар икесе бергә баш кактылар. Егет чыгып китте, ике бала сөенечләреннән нишләргә дә белмәде. Башта тәрәзә аша артта калган агачларны, йортларны күзәттеләр. Бераздан бу туйдырды, проводник егет кереп, аларга йокларга кушып, кабат чыгып китте. “Эшләре күп икән проводникларның, бер утырып тормый Валера абый”, – дип сөйләнде Аза һәм йокларга урын җайлый башлады. Әмма егет купе ишеген ябуга нидер булды, балалар икесе дә утырган урыннарыннан очып төштеләр. Аза башын бәреп, аңын җуйды. Әмир бераз тынсыз ятканнан соң көч-хәл белән күзен ачып, Аза янына шуышты.
Дәвамы бар.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев