Предыдущая публикация
*****
Ашыкма син, аңлашмыйча,
Кабаланып ишек ябарга.
Уйлап кара әле, бәлки кабат
Туры килер ишек кагарга.
Ашыкма син, кызуында
Сугам диеп тимерне.
Кайчагында киресенчә була,
Суынганын көтү, хәерле.
Ашыкма син, уйламыйча
Кешеләргә ләгънәт укыма.
Бумеранг булып кире кайтыр,
Үзеңә түгел, димәк,балаңа...
Ашыкма син, кычкырырга
Ваз кичтем, диеп дөньядан.
Гомер бит ул бары берәу генә
Яшәп булмый аны яңадан.
Ашыкма син, моңаерга
Яшьлек үтте,уза дип гомер.
Вакыт аты чаба алдан,
Куып житеп булмый барыбер...
( Ризидә Шутова 13.11.23)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 6