Хөрмәтле ветераннар, кадерле фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре! Барыгызны да Бөек Җиңү бәйрәме белән ихластан тәбрик итәм!
9 Май - халкыбыз өчен иң шатлыклы, ләкин шул ук вакытта иң моңсу бәйрәмнәрнең берсе. Зур корбаннар, күз яшьләре белән яуланган Бөек Җиңүгә быел 79 ел, әмма сугыш дәһшәтләренең эзләре халкыбыз күңелендә мәңге төзәлмәслек тирән яралар булып бүген дә яши. Бу Җиңүнең ничек яулануы турында онытырга хакыбыз юк.
Бүгенге тынычсыз вакытта хәрби хезмәтләрен узучы, илебез иминлеге өчен махсус хәрби операциядә катнашучылар да бабайлары һәм туганнары кебек үк, юлбарыстай көрәшеп Ватаныбыз иминлеген саклый, дөньяга тынычлык көннәрен якынайта. Кыю кыз-улларыбызның барысының да җиңү белән, исән-имин кире үз гаиләләренә әйләнеп кайтуларын теләп калабыз.
Хөрмәтле ветераннар, хәрби хезмәтләрен узучылар, илебез сагында торучы батыр затларыбыз, һәрбер яңа аткан таң безгә бары тик яхшы хәбәрләр генә алып килсен. Туган җиребез күге һәрвакыт имин булсын. Барыгызга да саулык-сәламәтлек һәм уңышлар телим. Каһарманнар даны мәңгелек!
Васил ШӘЙХРАЗЫЕВ,
Бөтендөнья татар конгрессы рәисе.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев