КҮЗ ЯШЬЛӘРЕНӘ ТӨРЕЛГӘН БӘЙРӘМ:
Бөек Җиңү көне уңаеннан Түбән Новгородта күп бәйрәм чаралары узды.
МИНЕМ ЯКЫН ДУСТЫМ:
Зуррбишчалы Зәки Валемеев 1963 елда Хайдәр Бигичев белән танышуын искә ала.
ӘТИЕМ – БЕЛАРУС ПАРТИЗАНЫ:
Мәскәүле Рәшит Хәсәнов редакциягә кереп, Бөек Ватан сугышы катнашучысы, әтисе Ярулланың батырлыклары турында өстәмә мәгълүмат бирде.
ҮТКӘННӘРГӘ СӘЯХӘТ:
Рбишчалы Хадия Хаҗиева гармунчы авылдашларын искә ала.
ТАРИХИ СӘХИФӘ:
Сафаҗай краеведы Вафа Камалетдинов авылдашы “Абделбәр абыйның Рифат абый Ибраһимовка язган хатын тәкъдим итә.
ҖИҢҮ КӨНЕ КАЙТАВАЗЫ
9 май көнне авылларыбызда үткән чаралар турында 20 фотосурәттән торган кушма бит әзерләдек.
“КИЧКЕ ТАҢ” ПОВЕСТЕ:
Тимур Айдарович Чулпанга кияүгә чыгарга тәкъдим ясый.
ИҢ ЯХШЫ СТАРОСТА:
Өлкә хөкүмәте “Авыл торак пунктларында иң яхшы староста” конкурсын игълан итте. Җиңүче һәм призерларны акчалата бүләкләрләр.
Боларны һәм тагын күп санлы башка хәбәрләрне сез бары тик “Туган як”та гына укый аласыз. Шуңа яраткан басмагыздан аерылмагыз, аңа подпискагызны яңартыгыз, ә бу өлкәдә сорауларыгыз туса, 8(831 91) 5-10-85 телефон номеры буенча редакциягә шалтыратыгыз, ярдәм итәргә тырышырбыз. Шул ук телефон буенча шалтыратып, безнең газета битләрендә газиз һәм якын кешеләрегезне юбилейлы туган көннәре белән дә котлый аласыз.
ҺАВАДАГЫ ТОРНАГА КАРАГАНДА, КУЛДАГЫ ПЕСНӘК ХӘЕРЛЕРӘК!
Кадерле дусларыбыз, тагын шуны әйтергә кирәк, “Туган як” газетасының “Татар радиосы” атна саен яңгыратып килгән яңалыкларының бер колактан кереп, икенчесеннән чыгып китү мөмкин булуын күз уңында тоткан очракта, “Лучше синица в руках, чем журавль в небе” дигән гыйбрәтле рус әйтемен мисалга китерәсе килә. Ул безнең очракта һәм татарча шулайрак аңлаешлы итеп яңгыраячак: һавадагы торнага (радио) караганда, кулдагы песнәк (“Туган як” газетасы) хәерлерәк!
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев