Предыдущая публикация
Син, туганым, аптырап.
Тәрәзәңдә утың сүнде,
Ялгыз йортың, бикле капкаң.
Килер идем мин, сагынып,
Бер нәрсәгә карамый.
Ничек соң шундый хәл булды?
Әйтче миңә, аңламыйм.
Балаларым, оныкларым диеп
Гөрләп, янып яшәр идең,
Белмим, Аллам әллә никтер
Яшәр еллар азрак бирде.
Сәләм биреп кул болгадың
Тәрәз буемда, и Ходай,
Бары соңрак мин аңладым:
Хушлашуың булды,бугай.
https://ok.ru/group/70000007143562
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 4