Эзли, эзли яшьлегемне,
Артыгыздан йөгердем.
Кайда соң сез унсигезем,
Унтугызым, егермәм?
2. Талларга кунды сандугач,
Мин аны эзлим мени?
Сандугач керде күңелгә,
Җырламый түзим мени?
3. Үпкәләсәң, әйдә, үпкәлә,
Тик кайгылар белән түләмә.
Соңга калып килгән газиз яр
Күз яшьләрем генә булып кал.
4. Ташлама, әнкәй, ташлама
Мине изге догаңан!
Ташласаң изге догаңнан
Мин бәхетле булалмам.
5. Гөмерләр үтә икән ул,
Яна да бетә икән.
Күңелләр генә һаман да
Нәрсәдер көтә икән.
Бала чактан татар җырларын, гармун, баян, аккордеон, гитара тавышларын тыңлап үстем. Гомер юлында олыгайган саен кызыксынуым көчләя барды. Кайда булсам да, татар моңы үзәкне үзә, йөрәкне тетрәндерә, күңелгә якын алам.
Татар эстрадасын белүчеләр, тыңлаучылар, яратучылар бармы? Күпме?
https://ok.ru/group/70000007143562
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 1