Көзләр җитү белән сагынабыз җәйне.
Онытабызмыдыр кичәге җәй җылысын
Кыш суыгын тыю белән
Күңел язны көтә эшеп,
Беркем аңлаталмас бу хәләтне,
Һәрвакытта нидер көтеп яши җаннар
Үз яныңда булган матурлыкны күрми
Читтәгесен әйбәт күрәбез.
Ишетәбез читтән яңалыкны
Үз бакчаңда сайраган сандугачны
Һәттә ишетмибез вакытлар тар
Баш очында очкан карлыгачны күрми ишетмибез
Йөгерәбез үзебез сизми
Кайларга соң карагандыр күзләр?
Тигез юлда егылабыз
Каушаганнан сүгенәбез
Әче итеп шайтан әрләп
Сикерепләр торып йөгерәбез алга
Янда беркем булмаганны аңлап
Хурланабыз үзебездән сыек
Кайтып кергәч тынычланып
Үз-үзеңне азрак әрләп
Юләрлекме икән әлләләнеп,
Күптән сизми күрәлмаган гүзәллекне күреп рәхәтләнеп
Эчтән генә яраткан җырны җырлап
Күңел моңландырып
Йорт эшләрен барлап
Могҗизалы тормышыңа чумасың.
Сабир.б.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 11