Бисмилламны әйтеп аягыма басам
Кул-битемне юып көзгеләргә карыйм
Таныйм үз йөземне күреп
Картаелган бераз,
Гомер ярты гасыр ары үтелгән,
Яшьлек артта калды
Узган елларымда яктылыклар
Уйланыплар алдым шулвакыт:-
Чәч агарды күптән,
Күзләремдә күзлек,
Буразналар биттә уелган,
Колаклар сак ишетәләр,
Авызымда тешләр ялгызланды
Куйдырганнары да коела.
Өстәл артларында чәйләгәндә
Авызым чапылдаулар була
Тешләр генә тыкылдамыйлар,
Ярый әле шул телебез бар...
Тәм тоярга,аңлашырга азрак
Сөйләп тору кирәк булмас озак
Телсез калу -гарип,
Саксыз телле-харап,
"Сөйдергән дә бер тел
Биздергән дә бер тел."
Аңладыгыз ахры үзегез.
Картлык якынлаша дәшми генә
Күреп ишетеп кенә беләбез
Ялгыз картлык-салкын явыз
Парлы картлык-тәмле чәйле
Җылы парлы килсен картлыклар.
Сабир.б.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев