Предыдущая публикация
Икмәкләр кирәк яшәү өчен,
Ә шигырьләр - җан өчен,
Ал таңнарда туып, кичен,
Җанны җылытыр өчен.
Моңнар кирәк күңел өчен,
Йөрәк җилкетер өчен,
Сагышлардан тартып алып,
Дәртләрне уятыр өчен.
Могҗизалар нигә кирәк,
Югалтулар ни өчен?
Яшәешнең белеп тәмен,
Дөньяларны аңлар өчен.
Туган кирәк терәк өчен,
Тамыр ныгытыр өчен,
Дуслар - сүнгән өметләрне,
Кабат кабызыр өчен.
Мәхәббәт тылсымы ничек,
Сихерли яшен, картын?
Ачылмас сер итеп саклый,
Гасырлар таләп-шартын...
Ак карлар кирәк ни өчен -
Күңел агартыр өчен!
Бураннарда адашулар -
Дөрес юл сайлар өчен!
...Җиргә килгәнмен ни өчен -
Сине очратыр өчен!
Язмышыбыз буранында,
Адашмый чыгар өчен!
Галләмов.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 2