Хәлең ничек,улыкаем, минем?
Ничек чыктын суык кышларны?
Каршы алдыңмы син язлар белән,
Җылы яктан кайткан кошларны?...
Кыш буена яннарыңа кайталмадым,
Кар өеме каплый юлларны...
Кинәт кенә менә көннәр жылыттылар,
Сизгән кебек минем уйларны...
Безнекеме?...
Әйбәт кенә, улым,
Исән-имин эшләп йөрибез...
Син былмагач әтиең белән икәү,
Кыш буена карын көрибез.
Хәтереңдәме?...
Мәктәптә укыган елларыңда,
Карны бит гел син көрәдең.
Синең буйга туры китереп,
Атаң ясап бирде көрәген...
Су дисеңме?...
Юк, улым, су басмады,
Бәлки әле быел басмаста.
Алай дисәң...
Ходай үзегенә белә инде,
Су саклагыч суын ачмаса...
Минме?..
Барда син кушканча, улыкаем,
Кадет корпусында эшлимен.
Бар нәрсәдә анда сине хәтерләтә,
Авырда бит,түзми нишлимен.
Минем өчен көяләнмә, улым,
Мин бит әле БАТЫР анасы!...
Синең ярьдәмеңне тоеп яшим,
Әрни ләкин җаным ярасы.
Онтып торам икән,укытучыларың
Куштылар бит сиңа сәлам әйтергә,
Барсы исеменнән, сине искә алып
Кабереңә чәчәк илтергә...
Әтиеңме?...
Хаман шулай элекечә, улым,
Эштән кайтып керәлми.
Ялында да чакырып эшләтәләр,
Чикчез дәүләт эшен бетерәлми...
Апаеңмы?...
Әйбәт кенә, улым,
Быел җәйгә укуын да бетер...
Апаңнан да хәбәр килеп тора...
Барда әйбәт, улым,аллага шөкер.
Үзең генә менә кайталмыйсың,
Киттең безне ташлап гүрләргә,
Тәнең синең җир астында былса,
Җаның синең биек үрләрдә...
Ә син, улым, исән чагыңдагы кебек,
Безнең өчен хаман көясең.
Әти, әни ,туганнарым диеп,
Җаның белән безне сөясең...
Китим инде,улым, ойдә көтәләрдер,
Насыйп былса тагын килермен.
Бүген әйткән сәламеңне синең
Барсынада илтеп бирермен.
Вәкилә Фазылова.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 51