Сагынасыңмы, улыкаем, минем?
Миндә сине өзелеп сагынам,
Көндә, төшләремә кер инде дип,
Яткач шулай сиңа ялынам.
Нигә икән ишетмисең мине,
Төшләремә минем кермисең?
Җаның бит биек күкләрдә,
Син шуны да әллә күрмисең?
Вертолётың синең шартлаганда,
Былдың икән нинди уйларда?
Мәңгелеккә безне ташлап китәм диеп,
Керде микә синең уйларга?
Нигә шулай мәрхәмәтсез язмыш,
Тартып алды сине куеннан?
Әнкәй минсез ничек яшәр икән диеп,
Узды микән синең уеңнан?
Нигә бигрәк ашыктың син?
Башта мендең биек күкләргә,
Безне җирдә ятим калдырып,
Кайтып яттың салкын гүрләргә?
Сине күреп калу теләгендә,
Кабереңә синең ашкынам,
Тик хаманда безнең арада,
Тора бары салкын чардуган.
Еламаска күпме тырышсамда,
Яшьләр мине колы итәләр.
Күзләремнән, битләремнән тәгәрәп,
Кабереңә синең төшәләр...
Нигә кермисең син төшләремә?
Нигә миңа кабат килмисең?
Төшләремдә генә былсада,
Әнкәйем,дип мине сөймисең?
Вәкилә Фазылова.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 9