Предыдущая публикация
Сагындыра туган җирем,
Карлы елга ярларың.
Киң кырларда җәелеп үскән,
Атламыш урманнарың.
Кушымта.
Балкый Кәкерле утлары,
Карлы елга ярлары.
Күңелемнән бердә китми,
Язгы сабан туйлары .
Кайттым әле авылыма,
Йөрим карурманнарда.
Күңелемә яллар алам,
Җәяүле юлларында.
Кушымта.
Балкый Кәкерле утлары
Карлы елга ярларың.
Күңелемнән бердә китми,
Язгы сабан туйларың.
Балкып яна таңнарында,
Кәкерленең утлары.
Ярларыннан ташып ага,
Исаем елгалары.
Кушымта.
Балкый Кәкерле утлары,
Карлы елга ярларың.
Күңелемнән бердә китми,
Язгы сабан туйларың.
Һади Мухитов.
26.04.2023 ел.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 7