Предыдущая публикация
Исән булсаң ӘТИ, хәлең сорап
Башың сыйпар идем үрелеп.
Чал чәчеңнең һәр бөртеге саен
Башым ияр идем иң элек.
Исән булсаң, чүгеп яннарыңа
Киңәш сорар идем тагын да.
Кулларыңны битләремә куеп
Үксеп елар идем яныңда.
Исән булсаң, йөргән сукмагыңнан
Ятып үбәр идем эзләрең.
Кылган һәрбер ялгыш гамәлемә
Гафу сорар идем тезләнеп.
Исән бит син ӘТИ, яшисең син
Хыялымда, минем җанымда.
Мөмкин булса әгәр, жырларымнан
Хәйкәл кояр идем мин сиңа!!!
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев