Яратам мин Башкортстанымны! Башкортстан кебек ямьле жир бер кайда да юк бит ул!Аның кайсы почмагына гына барма,бөтен жирдә матурлык.Картада каен яфрагы чаклы гына булып күренүе дә аның үзе бер могжиза!Республиканың кайсы почмагына барма,әкияттә кунакта йөрисеңмени...Ул таулар,ул урманнар,ул далалар,ул күлләр,елгалар....
Борай районының бер почмагына урынлашкан Сәетбай авылы да язның яшеллегенә күмелеп бара.Апрель азагы булуга карамастан,ашыга-ашыга шомырт чәчәк ата,бакчадагы алмагачлар да чәчкәгә күмелергә ашыга.Су буендагы кошлар оркестры тавышы көннән көн көчәя,моңлана.Күпләребезнең бакчаларында үскән ләла чәчәкләре,нарцислар язгы иртә белән безне көндә сәламли ...Туктап аларга карарга онытма,дустым!Бу матурлык бит озакка бармаячак...Туктап шуларны кара,күзәт,уйлан!Ничек кенә булса да ,тормыш бит матур!
Язны Сәетбайлылар агач утыртудан башлады.Хәзер кышларын кар күп булмаса да ,баребер ярата бит Кыш бабай шул Мишәр тавын...Авылны икегә бүлеп тауга кар өя дә куя...Мишәр якка юл бетә дә куя.Тау башына агач утыртып,жилнең юлына киртә булыр дигәндәй,Мишәр як уңганнары өченче ел тау башына тал утыртып чыкты...Бүтән жирдә таяк тыгып куйгаң да үскән тал,бу тау башында үсәргә теләмәде,нишләптер..Быел аны кыш көне куяннар да кимереп китте әле...Ул куяннарга су буендагы тал ярамаганмени инде,ә!Көз көне тормыш гөлем - Илһам белән юкә белән шомырт агачы утырткан идек.Яңарганнар бит,рәхмәт яугырлары.Инде быел Сәетбай авылы халкы жыелышып анда наратлар утыртты.Язын шифалы яңгырлар шатландырса,үсәр ул наратлар,үсәр,Аллаһ боерса!Тау башыннан Мишәр якка кул болгап торырлар әле.Ә әле алар утыралар инде,яңа төшкән килен кебек,кыймылдарга да куркып,мин кайда килеп эләктем микән дип;төс бирермен микән мин монда дип...
Башка авыллардагыча зиратлар тәртипкә китерелде.Мишәр як зираты тимер коймалар белән киртәләнеп бетте,жыештырылды. Сәетбай як зиратында да вак агачлар киселде,жыештырылды.Көтүлектә байтак кына эш башкарылды.Бу эшләрдә актив катнашкан авыл кешеләренә,Каенлык авыл биләмәсе башлыгы Марат Мансур улына,авыл старостасы Илһамга зур рәхмәтләр әйтәсе килә.Барыгызга да тазалык,жан тынычлыгы,муллык,шатлык телибез.Чыгышы белән Сәетбай авылыннан булган Марат Мансур улы авылны ташламый,һәрдаим ярдәм итеп тора.Бу авылда эшләр киңәшләшеп,уртага салынып,мең кабат уйланып эшләнә.Булган проблемаларны бергәләп чишәргә тырышалар.
Мәчет турында берничә сүз.Бүгенге көнгә мәчет счётында берникадәр күләмдә акча жыелды.Ләкин бу акчага әле без берни дә эшли алмыйбыз. Бу изге эшкә әле кушылмаган иптәшләр ,ерактагы авылдашлар кушылыр дигән өмет белән яшибез...Аллаһ боерса.Мәчетле авыл-бәрәкәтле авыл! -дип юкка гына әйтмәгәннәр бит ...
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев