Укып карагыз әле. Сезнең
фикерьләрегезне көтеп калабыз.
Чагыштыру
Коммунизм калдыклары диеп,
Яшьләр бәлки миннән көлерләр?
Безне үзең белән чагыштырма,
Күктән төштеңме әллә диерләр?
Күктән төшмәдек беребез дә,
Сезнең кебек җирдә яралдык.
Аерма шул - кайда яшәсәк тә,
Авылныкы булып саналдык!
Үрнәк буын булып калалдык!
Кеше җилкәсенә таянмадык,
Без үз көчебезгә таяндык.
Читкә китеп , кайда йөргәнне,
Безнең әти- әни белмәде...
Балалары өчен беркайчан да,
Йөз кызартып башын имәде.
Хәтерлидер әле күпләрегез,
Тормышны да юктан башладык.
Ачлы- туклы эшләп укыдык,
Атай малын көтеп ятмадык.
Кулыбыздан тотып җитәкләп,
Йөретүчеләр дә булмады.
Безнең ише авыл малайлары,
Үзләренә үзе юл ярды!
Безнең буын эштән курыкмады,
Ялкаулыкка башын салмады.
Тормыш куйган сынау алдында ,
Беркайчан да куркып калмады.
Ул заманда кеше гәдель иде,
Бездән алда акча йөрмәде.
Кәдере бар иде тапкан малның,
Эшләп тапкангамы үзләре!
Тел талдырып , йөрәк яндырып,
Әйтүеңнең юк бер файдасы.
Кире якка күчте бу заманның,
Без табынган изге кыйбласы.
Кулда сатып алган диплом,
Әти алып биргән машина.
Балаларны,, гәрип "ясадык,
Без гәепле моның барсына!
Көч килмәсә ярар иде дибез,
Авыр күтәртмибез балага.
Буйга җитеп, көч утыртса да,
Сабый итеп карыйбыз аңа...
Җир казысын, тирес түксен ул,
Утын киссен, чапсын печәнен!
Белсен тире тамган ризыкның,
Тәме - бүтәнчәрәк икәнен!
Безнең буын һәрчак үрнәк булды,
Һәм ул шулай булып калыр да.
Бүген нинди яңа технология бар,
Аны кемнәр уйлап тапканын,
Сез белергә тиеш барын да!
Файдалынып, өйрәнеп калыгыз
Безнең буын исән чагында!
Шушы чагыштыру өчен минем,
Яшьләр тетмәмне дә тетәрләр?
Үзләренә генә калса доньялар,
Белмим инде нишләп бетәрләр?
Җ. Шакиров 09.05.2024.🔥🔥🔥
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев