Маңгаемда тирән буразналар,
Чәчләремә инде кар яткан.
Тик шулай да ,Бабай-диеп әйтмә,
Бабай-дисәң миңа, яратмам.
Бабайларның башы пеләш була,
Башкаем бит чәчен коймаган.
Күңелкәем һаман дәртле әле,
Бу тормышны сөеп туймаган.
Яз җитте шул, мин күз кысам кайчак,
Синдәй матур, чибәр кызларга!
Эх,бу күңел! Язлар җиткәч шулай,
Урыныннан йөрәк кузгала !
Маңгайларым сырланган шул инде,
Чәчләргә дә бераз кар кунган,
И,хыялый, юләр бабай!-димә,
Менә тагын сиңа җыр язам.
Гадилектә күреп гүзәллекне,
Ихласлыгың тоеп сокланам!
Онытыла чәчләр аклыгы да,
Яшьлегемә китеп югалам.
Күңелеңнең мин сафлыгын тоям,
Гүзәллегең күреп юанам,
Сызылып киткән кара мыек белән,
Яшьлегемнән сиңа елмаям. С.Мокыйм.15.04.2020.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев