1️⃣ УРАЗА ТОТАРГА НИЯТЛӘГӘНДӘ УКЫЛА ТОРГАН ДОГА:
نَوَيْتُ اَنْ اَصُومَ صَوْمَ شَهْرِ رَمَضَانَ مِنَ الْفَجْرِ اِلَى الْمَغْرِبٍ
خَالِصًا لِلّٰهِ تَعَالَى
УКЫЛЫШЫ:
[Нәвәйтү ән әсъуумә съаумә шәһри Рамәдъаанә минәл-фәҗери иләл-мәгърибе.
Хъаалисъан ли-Лләәһи тәгъәәләә]
МӘГЪНӘСЕ:
«Аллаһы Тәгалә [ризалыгы] өчен, ихласлык белән таң вакытыннан башлап, кояш батканчыга кадәр Рамазан ае уразасын тотарга ният кылдым».
2️⃣ ИФТАРДАН СОҢ (АВЫЗ АЧКАННАН СОҢ / УРАЗАНЫ БАГЫШЛАП) УКЫЛА ТОРГАН ДОГА:
اَللَّهُمَّ لَكَ صُمْتُ وَبِكَ آمَنْتُ وَعَلَيْكَ تَوَكَّلْتُ وَعَلَى رِزْقِكَ
أَفْطَرْتُ فَاغْفِرْ لِى
يَا غَفَّارُ مَا قَدَّمْتُ وَمَا أَخَّرْتُ
УКЫЛЫШЫ:
[Әллааһүммә ләкә съумтү үә бикә әәмәннтү үә гъәләйкә тәвәккәлтү үә гъәләә ризкъыйкә әфтъартү фәгъфир лии йәә гъаффәәру мәә къаддәмтү үә мәә әххъартү]
МӘГЪНӘСЕ:
«Аллаһым, шушы уразамны Синең [ризалыгың] өчен тоттым, Сиңа гына иман китердем һәм Сиңа тәвәккәл иттем. Син биргән ризыклар белән авыз ачам. Әй, гөнаһларны гафу Итүче Аллаһым, минем әүвәлге гөнаһларымны да, соңгы гөнаһларымны да ярлыка».
3️⃣ РАМАЗАННЫҢ 1-20-НЧЕ КӨННӘРЕНДӘ ТӘРАВИХ НАМАЗЫНЫҢ ТӘМАМ РӘКӘГАТЬЛӘРЕ АРАСЫНДА УКЫЛА ТОРГАН ЗИКЕР:
سُبْحَانَ ذِي المُلْكِ وَالْمَلَكوُتِ
سُبْحَانَ ذِي العِزَّةِ وَالعَظَمَةِ وَالْقُدْرَةِ وَالْكِبْرِيَاءِ وَالجَبَروُتِ
سُبْحَانَ الْمَلِكِ الْحَيِّ الَّذِي لَا يَمُوتُ
سُبُّوحٌ قُدُّوسٌ رَبُّنَا وَ رَبُّ الْمَلَائِكَةِ وَ الرُّوحِ
لاَ إِلَهَ إِلاَّ اللّه نَسْتَغْفِرُاللّه
نَسْأَلُكَ الْجَنَّةَ وَ نَعُوذُ بِكَ مِنَ النَّارِ
УКЫЛЫШЫ:
[Сүбехәәнә ҙил-мүлки үәл-мәләкүүүүт.
Сүбехәәнә ҙил-гъиззәти үәл-гъәзъамәти үәл-къудерати үәл-кибриәә-и үәл-җәбәруууут.
Сүбехәәнәл-мәликил-хәййил-ләҙии ләә йәмүүүүт.
Сүббүүхүн къуддүүсур-Раббүнәә үә Раббүл-мәләә-икәти үәр-руууух.
Ләә иләәһә иллә-Ллааһу нәстәгъфиру-Ллааһ.
Нәс-әлүкәл-җәннәтә үә нәгъүүҙү бикә минән-нәәр]
МӘГЪНӘСЕ:
«Яшерен һәм ачык булган һәрнәрсәнең Иясе [булган Аллаһ] – Чиста, Пакь. Көч-Куәт, Бөеклек, Күркәмлелек Иясе [булган Аллаһ] – Пакь. Ул [Аллаһ] Мәңге исән һәм беркайчан да үлмәс. [Аллаһ –] Камиллек Иясе, Кимчелексез, Ул – безнең Раббыбыз, фәрештәләрнең һәм җаннарның Раббысы. Аллаһыдан башка илаһ юк һәм без Аннан гөнаһларыбызның ярлыкавын сорыйбыз. Йә, Раббым, без Синнән җәннәт сорыйбыз һәм ут газабыннан Сиңа сыенабыз».
4️⃣ ТӘРАВИХ НАМАЗЫН УКЫП БЕТЕРГӘЧ УКЫЛАЧАК ДОГА:
اَللَّهُمَّ صَلِّ عَلَى مُحَمَّدٍ وَعَلَى آلِ مُحَمَّدٍ وَسَلِّمْ
اَللَّهُمَّ زَيِّنَّا بِزِينَةِ الْإِيمَانِ
وَشَرِّفْنَا بِشَرَافَةِ الْهِدَايَةِ وَالْعِرْفَانِ
وَأَكْرِمْنَا بِصِيَامِ شَهْرِ رَمَضَانَ
وَارْزُقْنَا الْجَنَّةَ وَالْغُفْرَانَ
ُوَتَقَبَّلْ مِنَّا تَرَاوِيحَنَا يَا سُبْحَان
وَاسْتَجِبْ لِدُعَائِنَا يَا حَنَّانُ
بِفَضْلِكَ وَجُودِكَ يَا مَنَّانُ
بِرَحْمَتِكَ يَا أَرْحَمَ الرَّاحِمِينَ
УКЫЛЫШЫ:
[Әллааһүммә съалли гъәләә Мүхәммәдиү-үә гъәләә әәли Мүхәммәдиү-үә сәллим.
Әллааһүммә зәййиннәә бизиинәтил-иимәән
Үә шәррифнәә бишәраафәтил-һидәәйәти үәл-гъирфәән
Үә әкримнәә бисъыйәәми шәһри Рамәдъаан үәр-зүкъ(о)нәәл-җәннәтә үәл-гъуфраан
Үә тәкъаббәл миннәә тәраауийхәнәә йәә сүбехәән
Үә-стәҗибе лидугъәә-инәә йәә хәннәән.
Бифәдъликә үә җүүдикә йәә мәннәән
Бирахмәтикә йәә әрхәмәр-раахимиииин]
МӘГЪНӘСЕ:
«Йә Аллаһым, Мөхәммәдкә ﷺ, аның гаиләсенә рәхмәтеңне һәм сәләмеңне ирештер.
Йә Аллаһым, безне иман зиннәте белән зиннәтләп,
гыйлем һәм тәүфикъ белән кадерләп,
Рамазан ае уразасы белән хөрмәтләсәң иде.
Безләргә җәннәт һәм ярлыкавыңны насыйп әйләсәң иде.
Әй, барлык кимчелекләрдән пакь булучы Аллаһ, безнең тәравих намазларыбызны кабул ит,
Әй, Рәхмәте чиксез булган Раббыбыз, фазыйләтең һәм юмартлыгың белән безнең догаларыбызны кабул кыл.
Әй, Шәфкатьле Аллаһ, Мәрхәмәтлеләрнең иң Мәрхәмәтлесе,
һәрнәрсә дә фәкать Синең рәхмәтең, фазылың илә генә».
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев