Россиядә 1 Май Бәйрәме 1890 елда Варшавада эшчеләрнең баш күтәрүләреннән соң билгеләп үтелә башлый. - 1917 елдан бу көнне беренче тапкыр рәсми рәвештә билгеләп үтәләр. 1 нче майда халык тыныч кына митинг һәм демонстрацияләргә чыга, ә 2 май көнне шәһәр һәм авыл читенә табигатькә чыгып, ашап-эчеп күңел ача. Кошлар сайравы астында мондый күңел ачулар - Маевка дип атала иде СССР чорында совет халкына бәйрәм уңаеннан өстәмә 2 көн ял бирелә, шуңа да ул чын бәйрәм төсмерен ала.
Озак еллар 1 Май - халыкара эшчеләр дуслыгы көне буларак билгеләп үтелде. Бу чорда кешеләр демонстрацияләргә чыкты, митинглар булды. Әлеге чара сәяси акция гына түгел, 1 Май көне - дуслар белән очрашу, үз хезмәт коллективыңны якыннан күрү, бергә укыган сабакташларыңны очрату көне дә булды. Демонстрация чарасыннан соң, кешеләр бер-берсенә кунакка йөреште. Һәр өйдә бәйрәм табыны әзерләнде.
1997 елдан 1 Май Яз һәм Хезмәт Бәйрәме көне итеп үткәрелде. Ул Дәүләт Бәйрәмнәре календаренә кергән.
Демонстрациягә чыгып, митинглар ясап, дәвам итик 1 Май- Тынычлык, Дуслык, Яз һәм Хезмәт Бәйрәмен!
Фәйләс. 24.04.24 ел.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев