Мәңгелеккә сабак бирде
Чернобыль фаҗигасе.
Әллә инде булды бу хәл
Аллаһының җазасы.
Гасырның зур һәлакәте-
Чернобыльнең шартлавы.
Гомерлеккә агуланды
Бик күп җирнең катламы.
Россиянең батырлары
Һәлакәт туктаттылар.
Европаны коткардылар,
Ә үзләре баттылар...
Фаҗигада күп кыюлар
Коткаруда катнашты.
Безнең арабызда хәзер
Бик азы гына калды...
Чернобыльнең кайтавазы
Озак еллар яңгырый...
Атом шартлавыннан куркып,
Җир шарыбыз калтырый...
Нигәдер сабак алмады
Кешелек бу шартлаудан.
Атом- төш коралын сатып,
Байлыгын туплый дошман.
Әгәр җирдә сугыш чыкса,
Ул корал кулланылса,
Тереклекләр юкка чыгып,
Яшәү булмый лабаса!
Аңлагыз шуны, кешеләр,
Безгә куркыныч яный...
Туктатыгыз ызгышларны!
Чернобыль бармак яный !!!
Мәңгелек Дан батырларга,
Чернобыль Героена!
Башны иеп искә алыйк!
Якыннарның һәм дусларның
Кайгысын уртаклашыйк!
- Атом бомба шартламасын,
Җирдә тынычлык булсын!
Марсианиннар килмәсен,
Кешелек дус яшәсен!
Фәйләс. 26.04.24 ел.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев