Предыдущая публикация
Бакчаларда алмагачлар
Чәчәк аттылар.
Кырау тиеп, бөреләре
Өшеп, каттылар.
Иген басуларында да
Шул ук күренеш.
Ни булды бу табигатькә,
Әй, бу нинди эш?!
Утырткан бәрәңгеләр дә
Чыгалмый ята...
Башта бүрек, мамык шәлләр,
Аякта ката.
Бу сынау безгә ни өчен?
Гонаһлар күптер...
И Аллаһым, бәндәләрне
Тәүбәләр иттер!
Фәйләс. 13.05.24 ел.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 4