Предыдущая публикация
Киткәннәр кире кайтмыйлар,
Минеке кайтыр кебек.
Әммә, кызганычка каршы,
Мәңгелектән юл ябык...
Әммә, шулайда ничектер,
Болай дип әйтер кебек:
Төшләреңә кереп чыгармын да,
Өннәреңдә бик үк борчымам,..
Минем өчен йөрәгеңдә түгел,
Уеңда да урын юк сыман...
Мин сине йөрәгемдә, уемда,
Догаларда йөртермен,
Тәрәзәңә таң җилләре булып,
Әкрен генә чиртермен...
Яңгыр булып өй түбәңә шакырмын,
Чәчкә булып, күзләреңә багырмын,
Таңнарын сандугачтай сайрармын,
Агыйдел дулкыннары булырмын,
Аякларыңа сарылырмын...
Фәйләс. 15.05.24 ел.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев