Предыдущая публикация
Язмышны Аллаһ язган да,
Биргән адәм кулына.
Язмыш өчен көрәшергә-
Планы бәндә кулыңда!
Язмыш Аллаһ кулында, дип,
Күп кеше үзен чикли.
Үз агышына куя да,
Киләчәк юлын бикли.
Үз агышына ташлама
Тормышны син беркайчан.
Үзеңне кулыңда тотсаң-
Язмыш сине ташламас...
Күп кенә яшьләр белмиләр-
Тормыш көрәш мәйданы.
Үз- үзеңне җиңәлмәсәң,
Үл сине бик тиз җиңә...
Һәркем үз тормышын кора,
Тормыш синең кулында.
Язмышыңны кулыңда тот
Яшәешең юлында!
Аллаһ тормыш- язмыш язган,
Рәхмәт әйтеп, кадрен бел!
Иренмичә эшләп яшә,
Тормышка җаваплы бул!
Фәйләс. 16.05.24 ел.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев