Илеш- Баймак дуслыгына
Быел алтмыш ел тула.
Аңа багышлап күңелдә
Шигырьләр, җырлар туа...
Үткәннәрне искә алсаң-
Поэма язып була.
Бик күптәнге вакыйгалар
Һаман да истә кала...
Көньяк, төньяк башкортлары
Дуслык ныгыту өчен
Уйлап язылган килешү
Югалтмый һаман көчен...
Район халкы аралашу
Электән үк башланган.
Коллективлашу чорында
Хәтсез илешләр барган.
Күп илешлеләр аннан соң
Баймакка күчеп киткән.
Илеш халкы Баймакта
Зур авыл хасил иткән.
Ул авылда яшәүчеләр
Тарихларын беләләр.
Ерак бабалар турында
Китаплар да язалар.
Әле дә авылларның халкы
Кайтып- китеп йөриләр.
Чирәм ачу вакытларын
Искә алып сөйлиләр...
Узган гасыр заманында
Дуслык җебе ныгыды.
Яңа гасырга чыккач, ул
Күп мәртәбә яңарды.
Рим Гәскәровның газеты
"Илеш- Баймак дуслыгы".
Ул елларда бигерәк тә
Дуслык җебен ныгытты...
Башланган елларда мине
Баймакка җибәрделәр.
Бездә- илештә, яңача
Орлыкны җилгәрделәр.
Орлыкларны калибрлап,
Вакларыннан аердык.
Эре орлыкларны чәчеп,
Зур уңышларны алдык.
Баймак совхозына барып,
Рсай тәҗрибәсен керттем.
Совхоз эшчәннәрен җыйнап,
Яңачага өйрәттем...
Ун еллап үткәч, Баймакка
Тагын да барып кайттым.
Звено технологиясенең
Тәртибен анда керттек:
Председатель Разяпов,
Экономист Болгазин,
Звеньевой Латыйпов-
Яхшы итеп аңлаттык...
Ике мең унҗиденче елда
Яшьләрне Баймак җыйды.
Милләт- ара форумына
Башкорт халкы җыйналды.
Шәҗәрәмне алып бардым,
Конкурста катнаштым.
Икенче дәрәҗә диплом,
Кыйммәтле приз алдым...
Баймаклылар эшчән халык,
Кунакчыл, дәртле халык.
Рәхәтләнеп яшиләр шат,
Уйнап, җырлап, көлешеп!
Аралашу дәвам итә,
Бәйрәмнәр бергә үтә.
Дуслык җебе ныгый бара,
Уртак гаиләләр туа!
Дуслык күпере ныгысын,
Халык рәхәт яшәсен!
Киләчәктә дә яшь буын
Аралашып, йөрешсен!
Дуслык юбилее белән
Ихлас күңелдән котлыйм!
Исәнлек- саулык, тазалык,
Бәхет, шатлыклар телим!
Фәйләс. 17.05.24 ел.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 2