Предыдущая публикация
Бүген төнлә торып, таң атканчы, ният укып сәхәр ашарга.
Рамазан аенда Аллаһы Тәгаләнең тыйганнарыннан тыелып, Аллаһның рәхмәтенә ирешергә насыйп булсын!
Ураза тотучылар күптән инде тәмле - томлы җимешләрен алып куйганнардыр. Раббым ураза тотучыларга җиңеллекләр бирсен, бәрәкәт ишекләрен ачсын!
Рамазан аенда изгелекләр эшләргә ашыгыйк, бер кылган изгелек Рамазан аенда җитмеш мәртәбә артыр.
Раббым барчабызга да саулык бирсен, илләребезгә иминлек тынычлык килсен, безнең тынычлыгыбызны саклаган яугирләребез исән - имин генә әйләнеп кайтсыннар туганнары якыннары, гаиләләре янына, Әмиин!
🍀 🍀 🍀
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев