(16 нчы декабрдә Кандра авылында янгында үлгән сабыйлар бәете .)
" Әни , әнием ,нигә , безне ташлап ,
Сез урамга чыгып киттегез ?
Бу дөньяга безне тудырдыгыз ,
Хәм яшәүдән мәхрүм иттегез !
Их әнием , белсәгезче безнең ,
Тәнебезнең ничек пешкәнен .
Күрә алмадыгыз инде әни ,
Балагызның ничек үскәнен .
Балам уйнасын , дип ,әни бәгырем ,
Уенчыклар безгә алдыгыз .
Төнлә белән күккә ашты җаныбыз ,
Ә сез әрнеп ,җылап калдыгыз .
Әни , әнием , тәнкәебез пешкәч ,
Чыдый алмый әрнеп җыладык .
Бәлки котылырбыз , дип качтык ,ләкин ,
Әҗәлләрдән котылып булмады .
Утның кайнарлыкларына түзә алмый ,
Их ,суларга килде чумасы .
Төшләреңә керде микән ,әнием ,
Безнең гомер кыска буласы .
Безгә матур кием алган чакта ,
Өсләрендә тузсын дидеңме ?
Өйдән чыгып киткән чакта безне ,
Соңгы тапкыр кочып сөйдеңме ? !
Күңелегезгә килде микән ,әни ,
Сизендегез микән чак кына ?
Килмәгәндер ,килсә безне ташлап ,
Китмәс идегез лә ашкынып .
Яңа елда быел Кыш бабайдан ,
Күчтәнәчләр ала алмадык .
Яңа елга бик аз гына калгач ,
Тәнебезне ялкын ялмады ...
Барлык әтиләргә ,әниләргә ,
Без күкләрдән инде дәшәбез :
Бу тормышта матур гаилә булып ,
Балаларны саклап яшәгез ! "
Дания Шарифуллина . 17 .12 .18 .
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев