Безнең яшьлек башкачарак иде, Күзләр белән генә яраттык. Тәүге сөйгән ярны ташламыйм, дип, Яшьлек язларында җан аттык...
Бармак очларына кагылсалар, Җылы- матур хисләр кичердек. Сөю хисе вәгъдә итеп баккан Җылы карашлардан исердек...
Алар- армиягә, ә без читкә киттек, Вакыт җиле керде арага. Сагындырып сөю хаты йөрде Дару сөртте сагыш - ярага...
Вакыт яңгырлары явып үтте, Яшьлектәге салган эзләргә. Сез, малайлар, буген кайдасыз, дип, Басып торам бүген көзләрдә,...
Безнең яшьлек башкачарак иде, Ак хыяллар белән үрелгән. Ерак- еракларда яшәсәк тә, Әллә яшьлек, әллә шул малайлар, Һаман әле чыкмый күңелдән...
КӨЗГЕ ГАЕПЛЕ...
Бүген тагын мин көзгегә бактым, Кем гаепле, минме, көзгеме? “Биткә җыерчыклар салгансың”,- дип, Әй, тиргәдем әле көзгене...
“Чигә чәчләремә кору төшкән, Ансына да, син, дим, гаепле”. Күңелемә җиңел булып калды, Аңа өеп куйгач гаепне...
Гөлсимә Зиннәтле- (Халикова) Борай (Аскын)
Дусларым, чордашларым, кордашларым, минем яшьлеккә арналган ошбу шигыремне укыгач, тәнкыйть утларына салмагыз. Бу бары- шигърият кенә. Һәммәбезнең дә башыннан үткәне.
Дусларым, кич утырыгыз, шигырь укыгыз, җыр тыңлагыз, яшьлек язларына кайтып урагыз! Әгәр мин ошбу шигырьләрем белән сезнең күңелгә бер генә тамчы "бәльзәм" суты тамыза алсам, мин бик бәхетле!
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 46
Озак йөрдем юллар тапмыйча.
Томаннарга кертеп,чыгып киттең,
Юатырлык сүзләр әйтмичә....