99 төймә 3 өлешкә бүленгән. Һәр 33 төймәдән соң бер зур төймә тора. Анысын «тәсбих анасы» дип әйтәләр. Тәсбихне «бисмилләһир-рахмәнир-рахим» дип әйтә башлыйбыз.
33 тапкыр «сөбханаллаһ» дип кабатлыйбыз. Аннары икенче сүзгә күчкәнче, «тәсбих анасы»н тотып, «бисмилләһир-рахмә-нир-рахим» дибез. Аннары 33 тапкыр «әлхәмделилләһ» дип әйтәбез дә, яңадан «тәсбих анасы»н тотып, «бисмилла» әйтеп, өченче өлешкә күчәбез. Анысында «Аллаһү әкбәр» дип кабатлыйбыз.
Ярлырак гаиләдән булган гарәп халкы Пәйгамбәребездән (с.г.в.) сәдака турында сораган. «Әй, Рәсүлебез, ничек итеп Аллаһка сәдака бирик?» – дигәч, Мөхәммәд (с.г.в.): «Әгәр сәдака бирергә мөмкинлегегез булмаса, тәсбих әйтегез. Ул – иң күркәм сәдакаларның берсе», – дигән. Икенче хәдистә, Аллаһтан безгә фарыз итеп бирелгән биш вакыт намаздан соң, урыныгыздан кузгалмыйча «Аятел-көрси»не укып, Аллаһка мактау сүзләрен, зекерләрне әйтсәгез, җәннәткә керүегезгә үлем генә киртә булып тора, диелә.
🤲Әни дисбесе🤲
Дисбе тезәм. Кулларымда
Әниемнең дисбесе.
Барсын аңа догаларым
Кадерлесе, изгесе.
Әнием тарткан дисбенең
Җепләре бик таушалган.
Дисбенең һәр төймәсенә
Күңел җылысын салган.
Бисмилла әйтеп, нык җепкә
Дисбеләрне тезәмен.
“Әнием, сине бик сагынам,
Әле дә ничек түзәмен.
Дисбеләр тоткан кулларың
Калтырады җиңелчә.
Бу дөньядан китеп бардың
Бер рәхәт тә күрмичә.
Борчуларың булган чакта
Син дисбеңне еш тарттың.
Сагышларың-кайгыларың
Аның аша тараттың.
Ахирәттә, әни, сиңа
Оҗмах нуры сибелсен!”
Бисмилла әйтеп тартамын
Әниемнең дисбесен.
Гөлсем ФӘТТАХОВА
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 89