Сүбхәәнәллааһиль – Газыыйм”. (иртә-кич йөз тапкыр). Аллаһу Тәгалә бу зикерне сөя, кешенең гөнаһлары диңгез күбекләре кебек булса да гафу ителә, мизанда авыр булачак.
Сүбхәәнәллааһи – Аллаһ бөтен кимчелектән пакъ, вә – һәм, бихәмдиһии – мактау-шөкер Аңа, Әль-Газыыйм – чиксез Бөек, Олуг.
“Әстагъфируллааһә вә әтүүбү иләйһи” (көненә иң әзе 100 тапкыр, иртән-кич йөзәр тапкыр мөмкин, күп тәүбә итүчене Аллаһу Тәгалә ярата).
Әстагъфируллааһә - Аллаһның гафу итүен сорыйм; вә – һәм; әтүүбү – тәүбә кылам; иләйһи – Аның алдында.
“Ләә хәүлә вә ләә куввәәтә илләә Билләәһ” (көненә иң азы йөз тапкыр). Бу зикер – җәннәт хәзинәсеннән, кешегә көч-куәт бирә, проблемаларны чишәргә ярдәм итә.
Ләә – юк; хәүлә – хәл; вә – һәм; ләә - юк; куввәәтә – куәт; илләә – фәкать; Билләәһ – Аллаһуда гына.
“Ләә иләәһә илләллааһу вәхдәһүү ләә шәриикә ләһүү; Ләһүль-мүлкү, вә ләһүль-хәмдү вә һүвә гәләә күлли шәй-ин кадиир”. Көненә йөз тапкыр әйтүче ун колны азат иткән савапны ала, аңа йөз изгелек языла, йөз гөнаһы гафу ителә, һәм бу зикер аны кичкә кадәр шайтанның зыяныннан саклый. Һәм бу көнне изге гамәлдә аны беркем дә уза алмый, фәкать күбрәк әйтүче генә моңа ирешә ала.
Ләә – юк, иләәһә табына торган зат, илләллааһу - Аллаһтан башка, вәхдәһүү - бердәнбер, ләә шәриикә - юк иптәш, ләһүү – Аңа, ; Ләхүль-мүлкү – патшалык, вә ләхүль-хәмдү - мактау-шөкер Аңа, вә һүвә - һәм Ул, гәләә күлли шәй-ин - бөтен нәрсәгә, кадиир – кодрәте Җитүче.
“Сүбхәәнәллааһ” (Аллаһ бөтен кимчелектән пакъ; “Әлхәмдүлилләәһ” (бөтен мактау-шөкер Аллаһуга), “Аллааһу әкбәр” (Аллаһ барыннан да бөек). Һәр намаздан соң 33әр тапкыр әйтү гөнаһлар гафу ителүгә сәбәп була, бәрәкәткә ирештерә. Телгә җиңел, мизанда авыр булган бу зикер-тәсбихләр белән җәннәт агачлары утыртыла, җәннәт сарайлары төзелә. Даими кабатлау күңелне тынычландыра.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 11