Кышлар көткән идем,инде язлар,
Гомер агышларын тизләде...
Әле генә сабый бала идем,
Еллар үткән икән.Сизмәдем...
Гомеремдә ниләр җыялдым соң,
Бизмәннәргә салып үлчәрлек?
Үзем белән,минем җаным белән,
Фани доньяларга күчәрлек?
Акыл җыйдым,азлап,саклык белән,
Сәләмәтлек җыйдым, даладан.
Зирәкләрне юлда очратканда,
Сабырлыклар алдым алардан.
Инде хәзер хәер-ихсан белән,
Иман җыям йөргән юлымда.
Зиһен барда догалыклар язган,
Изге китап алам кулыма.
Һар җомгада укып дога кылам
Раббыбыздан, кулым күтәреп,
Арвахларга, дога өмет иткән,
Мохтаҗларга барып җитәрлек.
Шулай итеп зур чиратта, миндә,
Ниләр икән миңа алырга?
Үзем белән изге гамәлләрем
Һәм гөнаһлар анда язылган...
Илдар Нуртдинов. 09.04.22.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 1