Предыдущая публикация
Алсу таңны көтеп каршы алам,
Тели - тели изге теләкләр.
Ялгыз ана хәлен ялгыз аңлар,
Балам диеп өз(е)лә үзәкләр.
Алтыдамы балаң,алтмыштамы,
Ана өчен газиз,бала ул.
Төн йоклатмый...башта төрле уйлар,
Маңгаеңа эзләр сала ул.
...Әйтер сүзләрем бар ,газизләрем,
Бер көн туар бәлки җыр булып.
Әле кыймыйм...әгәр соңга калсам,
Ишеттерер сайрар кош кунып.
Балам диеп өзгәләнә җаным,
Кирәк түгел алтын - көмеше.
Сезнең белән үткән көнем бәйрәм,
Ходай биргән бәхет өлеше.
Венера Шарафисламова.
14.04.2020.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 118