Предыдущая публикация
Иң изге зат - әниләр ул,
Сабыр,түзем дә алар.
Әни кебек юк саклаучы,
Укый-укый догалар.
Дус,туганнар күпләр алар,
Тик әни берәү генә.
Тогрылык һәм изгелек хас,
Әниләр йөрәгенә.
Балам диеп өзгәләнеп,
Пешерә тәмле ашын.
Муча ягып көтеп тора,
Белсә дә кайталмасың.
Әни бит ул...әни инде,
Барына да ул риза.
Кирәк булса бала өчен,
Җанын да кылыр фида.
Венера Шарафисламова.
24.02.2021.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 10