Арташ авылына багышлыйм.
1. Әйләндереп алган сине урманнарың,
Авызга тәм кертә чишмә суларың.
Ничә еллар аерым яшәсәм дә
Истән чыкмый Сабан туйларың.
2. Бәлки туган авылым сиңа кайта алмам,
Бәлки, тагын кайтып җитәрмен.
Бурсык елгасында оялыкларда үскән
Җиләкләрдән авыз итәрмен.
3. Туган авылым минем, синең исемеңне
Арташ авылы диеп кушканнар.
Ул вакытка инде ничә гасыр узган,
Күпме үлгән анда туганнар.
4. Синең чорга инде менә ничә тапкыр
Сынау үтү насыйп булгандыр.
Бабаларым, әбиләрем бигрәк сабыр булган,
Тешен кыса-кыса түзгәндер.
5. Нинди авырлыклар килгәндә дә
Ташламаган гореф-гадәтен.
Ташламаган, үз авылына тугры булган,
Көткән киләчәген- матур сәгатен.
6. Җиңел, матур тормыш эзләүчеләр
Дөрес, авылымда табылган,
Һәрбер җирдә булмый калмый бит ул
Җиңел тормыш, малга табынган.
7. Олыгая төшкәч, китүчеләр
Өзелеп-өзелеп сагына авылын,
Риза була тик бер күрү өчен
Кичәргә дә җилен-давылын.
8. Чая кызлар, гармунчы егетләр
Бик күп иде безнең авылда.
Уенлыкта такмаклап биюне
Туктата алмый иде давыл да.
9. Хәзер кайтсам өзелеп сагынам
Яшь чагымны, шушы мизгелне
Тагын яшьлек кире килсә әгәр
Ташлап китмәс идем үзеңне.
10. Түбән оч, Шахта, Сукыр шахта,
Югары оч һәм Суык урамнар,
Безнең урам- үзәк урам иде,
Кышын күмә иде бураннар.
11. Капка өстеннән баскыч ясый-ясый
Чыга идек иртән урамга.
Өс-баш начар, диеп без ятмадык,
Суга бара идек буранда.
12. Тау башлары тула иде элек
Чана-чаңгы эзләре белән,
Әллә инде ул чакны балалар
Алып киткәннәрме үзләре белән?
13. Кышын кайтсаң, чана-чаңгы эзен,
Җәен гармунчыны күрмисең...
Нәрсә булды, авылым, зинһар, уян,
Әллә бу кимчелекләрең сизмисең?
14. Авыл җире нинди елларда да,
Ачлык елларда да исән калган ул.
Шуңа күрә киләчәк буыннар
Уйланыгыз, минем теләк шул:
15. Бер малаең булса, төптә калсын,
Икәү булса, күршеңдә торсын!
Авылымның бушаган урыннары
Матур булып, тыгыз утырсын!
16. Кайчандыр Арташым бер гаилә кебек
Тату яши, һәрчак әзер иде ярдәмгә.
Шул чакларны кайтарасы иде.
Күрсәтәсе иде яшьләргә!
17. Яшә, туган авылым мәңге-мәңге,
Урманнарың, тауларың белән.
Бушаган нигезләр тулылансын,
Капламасын аларны үлән!
18. Кире кайтсын киләчәк буынга
Борынгы халкымның яхшы күңеле.
Шул чакларда гына сакланып калыр
Үз нәселе, үз туган иле.
19. Узар гомер, үтәр кайнар яшьлек-
Сизелми дә үтә икән ул...
Олыгайгач өзмәсен үзәкне
Үкенечле, бушка үткән юл. http://mylektsii.ru/6-178780.html
Лейсан САБИТОВА
Яратырга кирэк йорэк белэн
Кузлэр безне кайчак алдыйлар.
Эчке матурлыкны курми алар,
Тышкы матурлыкны сайлыйлар.
Гузэллэргэ берни карамыйча,
Бер курудэ гашыйк булалар.
Гашыйк булалар да алданалар,
Голлэр кебек кинэт сулалар.
Яратырга кирэк йорэк белэн,
Зинхар очен шуны анлагыз!
Яралаган жанны тынлагыз да,
Яратудан хич тэ туймагыз!!
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев