Предыдущая публикация
Әнилеләр җирдә бик бәхетле,
- Әни, - диеп, дәшү бер рәхәт!
Әни бар дөньяны ямьли ала,
Әни булу үзе бер сәнгать.
Чәчләреңнән сыйпап иркәләсә,
Онтылыр күк тормыш зарлары.
Бер матур җыр сыман яңгырашлы
- Кызым, - диеп, дәшкән тавышы.
Әни кочагында тагын бер кат
Иркәләнеп сабый баладай,
Эх кайтасы иде бала чакка
Йөгерергә иркен далада.
Яланаяк, и йөгерер идем
Әниемә җәеп кочагым.
Тик бер көнгә генә, бер сәгатькә
Кире кайтса бала чакларым.
Гөлфия Шиһапова
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев