Сөмсерләр коела, уйлар тирән,
Теткәли ул вакыт дөньяны.
Шырпы сызып озак эзләсәңдә,
Табып булмый үткән елларны.
Вакыт...
Күзгә күренмәгән могҗизадыр,
Безгә биргән олы бер нигьмәт.
Сарыфланса бүләк, төшсә дәрәҗәсе,
Саф күңелдән алыр көч- кодрәт.
Абынабыз, сөртенәбез юлда,
Җитми вакыт диеп, зар елап.
Галимнәрнең сүзе, имеш әйләнә ди,
Җирнең күчәре дә тизерәк.
Тормыш юлы шундый каршылыклы,
Мактаучы бар, кемдер зарлана.
Вакыт сыный адәм балаларын,
Төрле төскә кереп , замана.
Вакыт бездән бары көлә генә,
Тормыш тотырыксыз, чамала!
Үзе юа, биргән сынауларда ,
Корыч кебек рухлар чыныга.
Тормыш җиле шулай тиз исәме,
Төрләнәме меңгә бу гомер?
Көч җитмәсә аны туктатырга,
Туктап алыйк,
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 4