МАРАТНЫҢ ТУУЫНА 115 ЕЛ
Шул җәһәттән яшьлек һәм батырлык тематикасы җырчысын искә алу максатыннан безнең Борай районында матур чараларга әзерлек башланды. Анда безнең "Сәхибҗамал" оешмасы да активлардан булмакчы. Тәүгеләреннән берсе булып, шушы көннәрдә шагыйрьнең якташларыннан бер төркем шигърият сөючеләр,Уфада аның каберен , тәртипкә китереп, зыярәт кылып, чәчәкләр салуда катнашты. Алар арасында шагыйрьнең якыннары, шулай ук халык язучысы Марсель Сәлимов , җырчы сандугачыбыз Рания Билалова, сәхибҗамаллылардан Ирина Исмәгыйлева һәм Лира Юрасова да бар иде. Чараны оештыручы район мәдәният бүлегенә, шәхсән Илгиз Харисов һәм Радис Султановларга борайлылар исеменнән зур рәхмәтләребезне җиткерәсебез килә.
Талантларын ят итмәгән халкыннан ядь ителер.Амин!
Рафига Усманова
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев