Предыдущая публикация
Авылкаем минем Трунтаишым!
Алсу таңың сызылып атадыр.
Җәен болыннарың чәчкәләрдә,
Кышын карлар сибелеп ятадыр.
Көзләреңдә балан,миләшләрең
Кызарадыр алтын урманда.
Язлар белән гөрләвекле сулар
Ургыладыр салкын елгаңда.
Таулар аша уем белән тагын,
Кайтып киләм сиңа авылым.
Сагындыра эссе челләләрең,
Хәттә кышкы салкын давылың.
Авылкаем минем Трунтаишым!
Күңелкәем белән тик синдә.
Балачагым һәм яшьлегем илен,
Оныту юк шул,мәңге исемдә.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 1
Трунтаиш авылы.
Шакиров Маратнын,
Өе төшерелгән.