Кемнәр сәдака бирергә тиеш? Акча белән бирергә ярыймы?
Кемгә, кайда бирелә? Кемнәргә бирелми?
1. Фитыр сәдакасының күләме өйдәге кеше саныннан чыгып бирелә. Бу санга балалар да, олылар да керә. Мәсәлән, әгәр өйдә ир белән хатын булып, аларның өч сабые бар икән, ир кеше биш кеше исәбеннән – сабыйлары ураза тотмаса да – фитыр сәдакасы бирергә тиеш.
Фитыр сәдакасы ризык белән бирелә. Кайда нинди ризык кулланылыш тапкан һәм фитыр сәдакасы бирүченең нәрсә белән бирергә кулыннан килә, шуны бирә (бездә, мәсәлән, ешрак дөге, карабодай, бәрәңге, борчак, он, макароннар, хөрмә, йөзем һәм шуның кебек башка нәрсәләр белән бирәләр).
Бик теләгәндә ит белән дә бирергә була. Әммә тиз бозылучан һәм саклавы авыр булган ризыклар бирергә киңәш ителми (мәсәлән, өч килограмм икмәк бирсәң, ул искерәчәк). Шулай ук, шикәр, тоз кебек нәрсә дә бирелми, чөнки алар төп ризык булып түгел, ә тәмләткечләр буларак киләләр.
Һәм Аллаһы Тәгалә безгә Корьәндә: "Ий мөселманнар, үзегезгә сөекле нәрсәләрдән мохтаҗ мөселманнарга бирмичә торып, Аллаһудан биреләчәк нигъмәтләргә ирешә алмассыз. Бит Аллаһ сезнең нинди нәрсәләрдән садака биргәнегезне беләдер" — дигән («Гыймран гаиләсе» сүрәсе, 3:92).
Кемнәр фитыр садакасы бирергә тиеш?
Һәр мөселман үзе өчен һәм үз карамагындагы кешеләр өчен фитыр сәдакасы бирергә тиеш. Мәсәлән, ир кеше үзе өчен һәм үзенең гаилә әгъзалары өчен түли. Хәтта кемдер нинди сәбәп белән ураза тотмаса да (мәсәлән, карт я авыру булса),
аңа да фитыр садакасы бирү тиешле. Әгәр кемдер бүтән кеше өчен сәдака бирергә уйласа, ул бу турыда ул кешегә белгертергә һәм аның рөхсәте белән бирергә тиеш. Чөнки бу – гыйбадәт, ә гыйбадәт өчен ният мөһим (ягъни, ул кешенең сәдака бирергә нияте булмаган булса, аның өчен бирелгән сәдакасының файдасы булмаячак).
Әгәр дә кемнеңдер фитыр сәдакасы бирергә мөмкинчелеге юк икән, димәк, аңа бу фарыз булмый, һәм ул бу сәдака өчен кайдандыр бурычка акча я ризык алырга тиеш түгел. "Аллаһу тәгалә һичкемгә көче җитмәгән эш белән көчләмәс, мәгәр көче җиткән эш белән көчләр", — диелгән Корьәндә («Сыер» сүрәсе, 2:286).
Фитыр сәдакасын акча белән бирергә ярыймы?
Күп галимнәр сәдаканы тик ризык белән бирергә куша. Кайберләре акча бирүне дә рөхсәт итә. Тик акчаны нинди күләмдә бирергә? Моны һәр кеше үзе хәл итә.
Әгәр ул, мәсәлән, арпа хисабыннан чыгара икән, арпаның микъдары Мәдинә сагы белән 2,4 килограмм, Багдад сагы белән – 3,6 килограмм. Ягъни, шулай итеп, уртача өч килограмм арпа хакы хисабыннан бирергә кирәк, килеп чыга. Шулай ук башка ризыкларның да хакын өч килограмм исәбеннән бирергә була. Әммә акча нияте белән бирергә түгел, ә нинди дә булса ризык хисабыннан ният итеп бирергә кирәк.
Кемгә, кая бирелә?
Фитыр сәдакасы башка зәкят маллары исәбенә кереп, моһтаҗ кешеләргә бирелә. Күпләр, мәчет файдасына дип, мәчеткә бирә. Бу дөрес түгел. Биргән сәдакагыз фитыр сәдакасы булмый, аны яңадан бирергә кирәк булачак. Чөнки Раббыбыз фитыр сәдакасын кешеләр бер-берсен шатландырсын, бәйрәм итсен өчен һәм уразабыздагы булган кимчелекләр юкка чыксын өчен фарыз иткән.
Уйлап карыйк әле, ник фитыр сәдакасы микдарына кеше ашату куелган? Раббыбызның, биргән ризыкларны, сәдакаларны кешеләр үз гаиләләренә алып кайтып, урамда, мәчетләрдә генә түгел, ә һәрбер йортта бәйрәм булсын, диюе түгелме? Кем мәчеткә сәдака бирергә теләсә, аны фитыр сәдакасы итеп түгел, ә гади сәдака итеп бирсен, фитыр сәдакасының урыны башка.
Фитыр сәдакасы тик мохтаҗ булган кешеләргә таратылырга тиеш. Әгәр шул ук мәчет мохтаҗларга таратуны үз өстенә алып башкарса, ул чакта мәчеткә бирергә ярый. Әгәр дә инде мәчет үз кирәк-яракларына яки мәчет төзүгә тотса, ярамый, һәм бу сәдака фитыр сәдакасы булып бармый.
Фитыр сәдакасын белгән кешеңә (күршеңә, туганыңа, авылдашыңа һәм башка шундыйларга) бирергә тырышырга кирәк. Ягъни, аның чыннан мохтаҗ икәнлеген белеп, аның бу сәдака ризыгын матур итеп тотыначагына ышанып. Яисә, мәсәлән, эчкече гаиләләр ул ризыкны шул көндә ук сатып эчеп бетүләре мөмкин, Аллаһ сакласын. Әммә һәр очракның үз үзенчәлекләре, шуңа кемгә сәдака биргәнен һәр кем үзе карасын.
Сәдаканы, артык мохтаҗлык кичермәсә дә, әмма зәкәт түли алырлык малы булмаган кешегә дә бирергә була, алай да дөрес.
Кемнәргә бирелми?
Фитыр сәдакасы көферләргә бирелми. Бу – күпчелек галимнәрнең уртак фикере, әммә Әбү Хәнифә мәзһәбендә бу өлкәдә йомшаклыклар бар.
Шулай ук, кеше кемнәрне болай да карарга тиеш, аларга фитыр сәдакасы бирми (мәсәлән, ир кеше үзенең хатынына, балаларына, ата-инәсенә фитыр сәдакасы таратмый, чөнки ул аларны болай да ашатып-киендереп торырга тиеш, бу аның бурычы). Бу исәпкә оныклар, дәүәни - әтиләр дә керә. Әммә хатын кеше үзенең иренә фитыр сәдакасы бирә ала (әгәр байлыгы булса), чөнки ул асылда аны асрарга тиеш түгел, аның андый бурычы юк.
Шулай ук, фитыр сәдакасы байларга, көчле, хәлле кешеләргә дә бирелми. Моны Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) кискен тыйган (Әбү Давыт, Тирмизи, Әл-Хәким җыентыкларыннан, сәхих хәдис).
Кайчан бирергә?
Фитыр сәдакасын Ураза бәйрәменә кадәр биреп өлгерергә кирәк. Бәйрәм намазына барганда тиешле кешенең өенә калдырып китсәң, бу иң яхшы, иң матур вакыт. Бәйрәм намазыннан соң бирелгән сәдака фитыр сәдакасы булып исәпләнми, ә гади сәдака гына була. Галимнәрның фикеренчә, кем үз вакытында фитыр сәдакасын бирмәгән, ул – гонаһ кылучы. Аңа Аллаһ алдында тәүбә итәргә һәм соңлап булса да мохтаҗларга тиешле күләмдәге ризыкны бирергә тиеш. Кем оныткан, аның өстеннән дә бу бурыч төшми, ул да соңлап булса да сәдакасын тиешле кешеләргә илтеп тапшырсын.
Ничек бирергә?
Фитыр сәдакасын берәр туганыңа, якыннарыңа «бүләк» , «күчтәнәч» дип әйтеп бирсәң дә була. Чөнки «хәер», «сәдака» дисәң, кайбер кеше кыенсына, тартына башлаучан. Әгәр, мәсәлән, ике-өч килограмм печенье, конфит алып керсәң, бу бер кешенең фитыр сәдакасы күләме була. Шулай ук, фитыр сәдакасын яшерен дә бирергә мөмкин. Мәсәлән, капкага, ишеккә, эт-мәче тия алмаслык урынга элеп китәргә була. Моның үз хикмәтләре бар. Беренчедән, яшерен биргән сәдакасын әҗер-савабы артыграк. Икенчедән, әгәр кешегә яшерен генә сәдака калдырсалар, ул «шул түгелме икән, бу түгелме икән» дип бар таныш-белешләрен барлап, уйлап чыга. Бу исә кешеләрнең арасын якынайта.
️ Бирүче кеше укырга тиеш:
Бисмилләәһир-рахмәәнир- рахиим.
Раббәнә тәкаббәл миннәә иннәкә әнтәс сәмиигуль галиим.
Әәмиин!
Әй, Раббыбыз!
Бу сәдаканы бездән кабул ит, дөрестән дә, Син ишетүче һәм белүчесең.
Әәмиин!
Сәдака алучы укырга тиеш:
Бисмилләәһир-рахмәәнир- рахиим.
Әллааһүммә тәкаббәл фитратәһү үә сыйәмәһү үәстәҗибе дүгә’әһү үәгъфир зүнүбәһү үә әккиде имәнәһү үә әксир әмүәләһү үә үәффикоһү гәләә хайри мәкасыйдиһ.
Әәмиин!
“Әй Аллаһы, (бирүченең исеме) фитыр сәдакасын вә уразасын кабул кыл, догасын кабул кыл һәм гөнаһларын гафу кыл, вә дәхи аның иманын куәтле кыл, аның малларын арттыр һәм аны хәерле максатларына ирештер.
Әәмиин.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 1