Мин рульдә,янда хатын,йокы аралаш җырлап бара.Аның телефоны алдымда-новигатордан карап барам шулай,кинәт ниндидер Юрадан смс килеп төште:"Иртәгә киләсеңме,сагындым"-дигән.
Минем башка кызу бәрде прәме!
Кулым калтырый башлады,тамак кипте,күз алларым томаланды.
Тик дәшмим әлегә,башны тәртипкә китерергә кирәк...дөрес түгелдер,ялгыштыр...булмас...булмас!Хатын йоклый,ә минем башта бер генә уй,кайтып җитәргә дә,ул йоклап киткәч телефонын алып,барсын да ипләп укырга.
Ниһаять төн.Телефон минем кулда.Укыйм"Матурым"да "Былбылым".Узенең фотосын да җибәргән.Галливуд артисты сыман матур,зараза!Минем хатынны сүз саен мактаган,кай вакыт тынычландырган,кайвакыт көлдергән.Вәт имансыз!Вәт паразит!
Берничә тапкыр,берни белми йоклап яткан хатынымны буып үтерүдән чак тыелып калдым.Бар язуларнын копировать итеп алдым,хаклыгымны исбатлаучы материал усе-таки.Вәт язган бу,вәт мактаган минем хатынны! Ә бит бу сүзләрне Маринама мин әйтергә тиеш идем.... Минем хатын бит... Минем хатын!Законлы ире мин бит аның!..
Юк бумадым.Иртән берни булмагандай ,ул йокысыннан уянуга ,йомырка тәбәсе кыздырып,чәй әзерләп йөрим.Үземнең башта теге язулар тезмәсе әйләнә:"Син бигерәк тәмле пешерәсең,минеке мәңге кухняга керми"-дип язган иде бит теге иргә!Үләрсең ачудан!Имеш"Синең белән мин үземне хан кызыдай хис итәм!"
Шул чак йокы бүлмәсеннән хатын килеп чыкты да,сарык тәкәсе яңа капкага карап каткан сыман карап катты!
-Нәрсә каттың?!-минәйтәм, утыр әйдә.
Катмаслыкмыни,күкәй өстенә кызыл борычтан кисеп йөрәкләр ябыштыргач.
-Прикольно!-дигән була.
-Тәмсезме әллә?!-димен.
-Тәмле,-ди.
Или "теге"нең күкәе тәмлерәкме?!-дип ,чәписем килде инде,ну телне чак тешләп калдым.
Исенә төште ахрысы,кызарып китте дә миңа сыена башлады...Үтттеррерр идем!..
Эшкә баргач тегеләр язышканны тагын укып чыктым,сызлаган йөрәк ярама "тоз сибеп".
Аннан тагын...тагын...Мин чүп икән,ир дә түгелмен икән бит...Компютердан чыгалмыйм икән.(Ну бит эшем шунда булгач!)Бәйрәм белән котламыйм икән(Онытам мин аларны, ни эшлим соң,оныткач)Каты сәбәбе булмаса ,чәчәк тә бүләк итмим икән бит.(Дөресен әйткәндә сәбәбе булганда да бүләк иткән юк,анысы хак!)Кино,театрга йөремибез,матур сүзләр дә әйтмим икән.(Анысы да дөрес инде ,дөреслеккә)
Кыскасы,ике күрше кебек кенә яшибез икән.
Уйлап утырам,чыннан да шулай бит."Сагындым сине" дип язса,"минем сагынырга вакытым юк"- димен.Эшем иясе!Дурррак!Яз бит инде шунда ике сүз,мин дә сагындым дин,яратам,дин,хатын -кызга күп тә кирәкми бит инде!
Кыскасы,үземә хатыным күзеннән карагач,үземнән -үзем биздем.Ниндидер Юра миннән акыллырак булып чыкты.Ә мин мыжудан башканы белмим түгелме!?Чибәр бит,читтән карап сокланам,но әйтмим,ике сүз жәл билләхи!Ул ике сүзне дә,кысып йолкып кына ,елга ике тапкыр әйтсәм әйтәмдер.Тьфу,уйлап-уйлап,үз үземнән косасы килә башлады.
Теге Юрка,минем хатынның йөрәген яулаган.Китеп барса нишләрмен,яратам бит мин аны!
Кукиш Юрага!
Телефонны алдым да,хатынга:"Сөйгәнем,әллә кич кинога барабызмы бүген?!"-дип яздым"Йөз ел барган юк!"
-Иң соңгы рәткәме?-дип язган ,елмайган смайл да куйган җитмәсә.Шатлыгымнан чалбарым җыртыла язды.
"Мин сине кереп алырмын!"дидем дә ,бераз уйлап торгач йөрәк смайлигы белән "поцелучик" та җибәрдем.
Кукиш сиңа,Юра!
Кич чәчәк кибеттеннән кәрзинле чәчәкләр сатып алдым.Бер дә андыйны алган юк иде.
-Нинди бәйрәм бүген?-дип кашларын бөрде хатын.
-Уяну көне!-дип мыгырдадым да,эчемнән генә Юрага урта бармакны күрсәттем.
Үзгәрдем.Шулай да көн дә хатын йоклагач телефонына кереп чыгам.Юра белән һаман аралаша,тик очрашудан баш тарта.Кәнишне,безнең хазер икенче яшьлек башланды дияргә була.Әле ресторанга,әле кинога барабыз.Әле эштән җавап таләп ителми торган смслар җибәрәм,беләм укый да елмая бит ул.Аның елмайганы күз алдыма килеп,минем дә йөрәгем май булып эри.Төнгесен әйтәсе дә юк...Бу арада хатыным вапше чибәрләнеп,ябыгып та китте,җитмәсә.
Теге Юрадан да хатлар туктады.
Бер көн эштән кайтып шыпырт кына өйгә керсәм,Маринам кухняда дус хатыны Лена белән көлешеп,сөйләшеп утыралар.
-Бәлки хазер син Юра булырсың,-ди Лена.
Әле иреңә әйтмәдеңме,Юра ул мин икәнне?
-Ююк,-ди минеке,-әйтәмме соң?Әйтмәдем дә әйтмәячәкмен дә.Бар да җайланды!-ди...Вәт төлке!
Хатын миңа хыянәт итмәгәнен белгәч кәефем тагын да күтәрелеп китте:
-Җаныым,син өйдәме?!
Интернеттан.
Гөлфия Гаян тәрҗемәсе.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев