Хәзер ул урында каберлекләр саклана. Анда татарлар һәм чуашлар яшәгән. Татар каберлеге — суның уң ягында, ә чуаш каберлеге суның сул ягында булган.
Әйткәнебезчә, авыл урынында элек зур урман булган. Урман арасыннан тирән, чиста, саф сулы Кече Сөлчә елгасы аккан. Шул елганың төньяк ярында авыл оеша, ә көньяк ярында сазлык булган. Әле хәзер дә әрәмәдә берничә урында сазлык бар, һәм ул шактый гына мәйданны алып тора.
Авылга иң беренче булып Ибрай исемле кеше нигез салган, авыл да аның исеме белән аталган. Шуннан соң бирегә халык шактый күпләп күчеп утыра. Иң элек хәзерге башлангыч мәктәп урамы барлыкка килгән, аннан соң яңа урамнар оешкан.
Килеп утырган халык, урман төпләп, басу-кырлар ясаган. Авыл янында Ышна кыры исеме алган басу халык телендә әле дә кулланыла. Табигать шартлары яхшы булганга күрә, хуҗалыклар һәм кешеләр саны да бик тиз арта. Ләкин сәнәга үзәкләреннән ерак торганлыктан, авыл сәяси һәм мәдәни яктан шактый артта калган була. Авылга беренче мәртәбә пыялалы лампа 1867 елда, ә тимер сабан 1900 ел тирәсендә генә алына. Авылда натураль хуҗалык өстенлек иткән, хуҗалыклар үз продуктларын читкә аз чыгарган һәм читтән дә аз керткән.
1913 елда авылда 700 ләп хуҗалык булган һәм авылның бөтен байлыгы байлар кулында тупланган. Авылдагы ике су тегермәне, ике җил тегермәне, бодай һәм тары яргычлар, уру, сугу машиналары да алар кулында булган. Элекке вакытта авылда биш мәхәллә булып, һәр мәхәлләгә үз мәчете хезмәт күрсәткән. Аның берсе, яңа балалар бакчасы урнашкан урындагысы, урталык мәчете яки баш мәхәллә дип аталган. Ул 1936 елгы янгында харап булган.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 2