Иң зур бәйрәм,Җиңү бәйрәме ул,
Җигелмәгәннәр бит, җиңгәннәр!
Батыр ирләр,шәфкатъ туташлары,
Тарих битләренә ингәннәр!
Гомерем буе минем хәтеремдә,
Табибә Сәгидә апа .Ветеран.
Матур иде акушерка апа,
Күз алдына һаман китерәм.
Ире исән кайткан гаиләдә,
Бер-бер артлы туа балалар.
Тирә якка тик бер акушерка,
Атлар җигеп килеп алалар.
Тәмле йокы йокладымы икән,
Төннәрен дә килеп алдылар?
Инде хәзер җитмеш алты яшьтә,
Ул таптырган кырык алтылар!
Сугыш ветераны Сәгидә апа,
Коткарган ул күпме җаннарны!
Яралылар аңа рәхмәт укып,
Каршылаган атар таңнарны!
Күршедә яшәде Сәгидә апа,
Минем әңкәй белән дус иде.
Үзе дә ул дүрт бала әңкәсе.
Ике малай,ике кыз иде.
Иртә Дөнья куйды Сәгидә апа,
Үзе гомер бүләк итсә дә.
Каһарманнар,табиб апаларның,
Даны калды үзе китсә дә!
Без дә инде хәзер олы яшьтә,
Син таптырган малайлар,кызлар!
Оҗмах түреннән урын тели сиңа,
Карлы чәчле кырык тугызлар!
Илле тугызлар да синекеләр,
Алтмыш дүртләр синең балалар.
Табибә апа,сиңа баш ияргә.
Мәңге Сүнмәс Утка баралар !!!!
Җиңү көне бүген,Сәгидә апа,
Синең хакта шигырь язамын.
Бездән туган бала балалары,
Күрмәсеннәр сугыш газабын!
Автор Бакирова Фәзилә.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 96
Бик матур шигырең дускаем,булдырасың,иҗади уңышлар Сиңа!!!