буена бәрәңгене 28 апрельдә утыртып килдек. Нигә икәнен төгәл әйтә алмыйм. Шулай кунеккән. Алуын әйтә алам, 28 августта ала идек. Нигә дисәгез кече кызыбыз Казанга укырга китә иде, ул көнне. Чираттагы курска. Студент чаклары. Без икәу дәшми - тынмый, аны озату белән бәрәңге казырга тотынабыз. Озакка бармый, ул эш. Инде сәгать дуртләргә беткән дә була. Зато көне тиз утә.
Узган ел 22 апрельдә утыртылган. Алуын озак алдык. Заказ биргән дусларыбыз килә барды, бергәләп тә казыдык.
Буген орлыкларны шытарга салдык. Алар , өч сорт.
Ажур- элита , 25 кило,
Лидер- элита, 25 кило,
Королева Анна- элита, 25 кило.
Гадәт буенча алар 18-22 градуста, яктылыкта ике атнага якын тотылачак. Бер генә слой. Тигез җылыну, кояш төшу кирәк.
Бу чорда бөтен кузләр шытып чыга, тик алар 1-1,5 см дан артмый. Калын булып , яфракларына кадәр чыгарып утыралар. Усентеләр дә, бәрәңге узе дә яшел төскә керә.
Бәрәңге агуы - солонин җыялар. Димәк авыруларга, кайбер бөҗәкләргә дә бирешмәячәкләр. Ә инде уреп, кечерәк сабакка әйләнгән бөреләр 4 көндә җир өстенә тишелеп чыгачак. Буген ук орлыклар юешләнерлек итеп 1 процентлы перекись водорода сибеләчәк, бәрәңге тышына тулы дизенфекция ясала.
Артык кибу куркынычы туса, 8-10 көннәрдән аз гына марганцевка кушып юешләтеп алу зыян итми.
Ни өчен ел саен элита, нигә 25 кило алам соң?
Минем 1 әр сотыйлы 3 участогым бар.
Утыртыла торган бәрәңге орлыгы гадәттә 50 грамм итеп алына. Бәрәңгеләр зуррак булса ярып утыртыла. Монда бер но бар, Королева Анна орлыкларын яру ярамый.
Менә шулай итеп 25 килода -500 орлык бәрәңге саныйк.
Бер метрга 4 орлык утыртсак. 125 метр буразнага җитә.
Рәт арасы 70 см булганда - 70* 125 = 90- 100 м кв.( бер сотый)
Нигә элита? Бәрәңге орлыгы алыштыру срогы 3-4 ел. Аннан соң уңыш ел саен 15-20 % кими бара. Мин орлыкны кубрәк дусларыма таратыр өчен утыртам. Димәк миннән алгач та алар 3 елны шикләнми утырта алалар.
Бу ел саен кабатлана. Быел тагын бер сорт кына өстәлде. Җире шул ук калды.
Бу язманы узегезгә алып куйсагыз да ярый. Бер ук сузгә кирә кайтасы җайсызрак бит. Киләчәк сорауларга дим.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев