Предыдущая публикация
Әни хакын үлчи торган үлчәү
Бармы икән соң ул дөньяда
Җаның әрнеп үксегән чакларда
Башларыңны кая куярга....
Әнинең бәһасен үлчәп булмый
Әни, дибез күз-яшь тамганда
Әни , диеп һәр чак юанабыз
Өметсезлек килеп сарганда.
Әниләрдә кендек тамырлары
Онытып булмый аны беркайчан
Әни безгә гомер бүләк иткән
Истән чыгармыйкчы һичкайчан...
Әни, дибез ничә яшь булсакта
Әни кирәк безгә һәрвакыт
Инде күптән нәнәй булсамда мин
Җан өзелеп елыйм кайвакыт...
Күңелләрем шатлыкка тулганда
Әни белән килә бүлешәсем
Аңласамда , мөмкин түгеллеген
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 3