Предыдущая публикация
- дибез һаман,
Чын дус җитми безгә, кирәктә.
Җаның туңып, рухың сүрелгәндә,
Бер җылы сүз җитми йөрәккә.
Их туганнар, ник соң бу кадәрле
Бер - беребезнең кадерен белмибез?
Күз алдында моңлы җаннар сула,
Без аларны гүя күрмибез...
Кеше киткәч, мактау яудырабыз,
Алтыннарга аны тиңлибез.
Кемгә кирәк ул соңлаган сүзләр,
Мәңгелеккә йомылгачтын күзләр?
Шуны да бит аңлый белмибез.
Нигә икән, нигә шундый без?..
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев